Актаныш районы МХОга уналтынчы гуманитар ярдәм озатырга әзерләнә
Бүген «Яшьлек» яшьләр үзәгендә махсус хәрби операциядәге якташларыбыз өчен гуманитар ярдәм әзерләү, җыю эшләре тулы куәткә бара. Актаныш районыннан гуманитар ярдәм төягән йөк машинасы 15 ноябрьдә юлга кузгалачак.
"Яшьлек" яшьләр үзәгендә урнашкан Актаныш районының «Без бергә» фонды волонтерлары махсус хәрби операциядәге һәрбер якташыбызга исемләнгән ярдәм тартмалары тутыра башлады. Волонтер Лилия Гыйкрамина 170 тартма әзерләүләре турында әйтте. 85 коробкада азык-төлек, 85ендә көндәлек кирәк-яраклар.
Волонтерлар гуманитар ярдәм әзерләүдә райондашларыбыздан да булышлык көтә. Әйтик, хатын-кызлар тартмаларны махсус стрейч-пленка белән төрсәләр, ир-егетләр көче әзер коробкаларны йөк машинасы әрҗәсенә ташу, яхшылап урнаштыру өчен кирәк. «Яшьлек» яшьләр үзәге 8:00-16.00 сәгатьләрдә эшли, төшке ял вакыты 12:00- 13.00 сәгатьләрдә.
Айнур Гыймадиев фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев