Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Актаныш районында яшәүче инвалидлар МХОгә җибәрү өчен окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре ясый

Бүген Актаныш районында илкүләм Инвалидлар декадасына старт бирү чарасы алдыннан «Яшьлек» яшьләр үзәгендә күргәзмә эшләде. Күргәзмәгә мөмкинлекләре чикләнгәннәр тарафыннан ясалган кул эшләре, аерым алганда, махсус хәрби операциядәге солдатлар өчен ясалган окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре куелган иде.

Ел саен декабрь аенда Актаныш районында инвалидлар декадасы уза, быел ул мөһим очрашудан башланды. "Яшьлек" яшьләр үзәгендә инвалидлар оешмалары җитәкчеләре катнашында чара узды, анда актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Очрашуда район башлыгы Ленар Зарипов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова һәм район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова катнашты. 

Чара башланыр алдыннан җитәкчеләр мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызның үз куллары белән ясаган әйберләр күргәзмәсен карадылар.

 Күргәзмә – оптимизм һәм ныклы ихтыяр көченә ия кешеләрнең иҗатка тартылуларын ачык күрсәтә. 

 "Яшьлек" үзәге фойесында балалар һәм өлкәннәр тарафыннан эшләнгән декор, бәйләнгән әйберләр һәм кухня кирәк-яраклары күзне сөендерде. Бу эшләнмәләр авторларының рухи көче һәм иҗади потенциалын чагылдыра. 

Әлеге күргәзмә безнең инвалидларның ярдәм алучы гына булып калмыйча —  җәмгыять тормышында актив катнашуларын раслый. Алар махсус хәрби операциядәге Җиңүгә үз өлешләрен кертәләр. Күпләре авыл җирлекләрендә окоп шәмнәре ясау өмәләрендә, маскировка челтәрләрен үрүдә актив катнаша, илебез сакчыларына алар ярдәмгә һәрвакыт әзер.

Бүген мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр социаль киртәләрне җиңә-җиңә алга бара. Тирә-юньдәгеләрнең аңламавы һәм кабул итмәве күпләрне үз-үзенә бикләнергә мәҗбүр итә, ә җайлашу өчен шартлар булмау тулы кыйммәтле тормыштан тулысынча аера ала. Шуңа күрә авыруларны читкә куеп берләшү: дуслар табу, бер-береңә ярдәм итүнең  кыйммәте бик  зур. 

Инвалидлар декадасы- аларның җәмгыятькә керткән өлешен тану һәм физик чикләүләргә карамастан, һәр кешенең ихтирамга һәм игътибарга лаек булуын күрсәтә торган ункөнлек ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев