Актаныш

Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Әтәс авылы өлкәннәре хәрбиләребезгә ярдәм күрсәтә

Солдат өчен туган яктан килгән җылы сәлам һәм өй ризыгыннан да зуррак куаныч юк. Әтәс авыл җирлеге өлкәннәре шушы хис-тойгыларны күздә тотып махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә даими ярдәм итүне күркәм традициягә әверелдерделәр.

Бердәмлектә — көч!

7 апрель көнне авылыбызның бер төркем өлкәннәре чираттагы ярдәмне әзерләделәр. Бу юлы алар егетләребез өчен өй токмачы кистеләр,-ди хәбәр итә безгә авыл китапханәчесе Мәүҗидә Гарипова.

Әлеге эш зур җаваплылык һәм ихласлык белән башкарыла: һәр киселгән токмач катламы авылдашларның күңел җылысы һәм чын күңелдән теләкләр белән кылган догасын саклый. Өлкәннәребез бу эшне үз улларына яки оныкларына атап эшләгән кебек, ихалс йөрәктән, зур тырышлык белән башкаралар.

 «Ярдәмебез генә тисен! — диләр әтәслеләр. — Киләчәктә газиз улларыбызга, абыйларыбызга һәм ирләребезгә тыныч тормышларда яшәргә язсын. Солдатларыбызга әнкәйләре һәм хатыннары үз куллары белән баскан токмачлы ашларны туган йортларында сыйланып утырырга насыйп булсын иде!»

Әтәс авылы халкы алга таба да фронттагы егетләребезгә кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә әзер. Бергә булганда гына җиңү таңы якын ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев