Геройларыбыз белән горурланыбыз!
Махсус хәрби операция ветераннары Илсур Гыйзамов, Әлфис Шәйхелмарданов һәм Риваз Рәхмәтуллин безнең Актаныш районын Татарстан Республикасы Рәисе II Кубогында тәкъдим итәләр!
Түбән Камада узучы ярышларда безнең сугышчылар да катнашып, үзләренең көчләрен һәм армрестлингта, шахматта осталыкларын күрсәтәләр. Аларны Актаныш районындагы «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Ландыш Бариева хуплап, җиңүгә рухландырып тора.
Татарстан Рәисе Кубогының приз фонды 5 миллион сум, ул 15 спорт төрен колачлый һәм 700гә якын катнашучыны берләштерә. СВО ветераннары өчен бу ярыш кына түгел, ә үзләрен күрсәтү, бер-берсенә ярдәм итү һәм аларның көче һәм чыдамлыгы чикләрне белмәвен раслаучы мөмкинлек!
Райондашларыбызга уңышлар һәм җиңүләр телибез! Алга, яңа казанышларга!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев