Актанышның теннис ветераннары арасында яңа чемпионнар
Спорт хәбәрләре

Актанышның теннис ветераннары арасында яңа чемпионнар

«Батыр» спорт сараенда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган өстәл теннисы буенча район беренчелеге узды.

Ярышта Актанышның өстәл теннисы ветераннары көч сынашты.

Ярышның абсолют чемпионнары булып ир-егетләр арасында Ренат Хәернасов, ә хатын-кызлар арасында Шәһриназ Газетдинова танылды.

Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Һәрвакыт шулай актив, сәламәт һәм спорт белән дус булып калыгыз!


Нет комментариев