Терпеле күленә 2,5 тонна балык җибәреләчәк
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Терпеле күленә 2,5 тонна балык җибәреләчәк

Махсус хәрби операция ветераны Әлфис Шәйхелмәрдәнов «Агромотиватор» гранты ярдәмендә балык үрчетү проектын гамәлгә ашыра башлады. Бүген Терпеле күленә балыкның беренче партиясе җибәрелде.

Әлфис Шәйхелмәрдәнов «Агромотиватор» грантында катнашып, 1,5 миллион сум күләмендәге грант ярдәмендә балык сатып алган.

Бүген сатып алынган балыкның беренче партиясе Терпеле күленә җибәрелде. Проект кысаларында күлгә барлыгы 2,5 тонна балык җибәрү планлаштырыла.

«Агромотиватор» программасы махсус хәрби операция ветераннарына авыл хуҗалыгы өлкәсендә үз эшләрен башлап җибәрү һәм үстерү өчен мөмкинлекләр ача.

Әлфис Шәйхелмәрдәновның әлеге проекты районда балык үрчетү юнәлешен үстерүгә дә үз өлешен кертер дип көтелә.


Нет комментариев