Бабайлар һәм оныклар бергә: «Умырзая»да күңелле бәйрәм узды
«Умырзая» балалар бакчасында «Сәламәт гаилә – сәламәт балалар» проекты кысаларында, «Лукойл» гранты ярдәмендә, күңелле һәм эчтәлекле бәйрәм узды. «Бабайлар белән шәһәрчек: җиңүләр һәм кочаклашулар вакыты» дип исемләнгән чара барлык катнашучыларга да күп кенә уңай хис-кичерешләр бүләк итте.
Очрашу җылы истәлекләр белән башланып китте: бабайлар балаларга үзләренең балачак уеннары турында сөйләде. Оештыручы Фәрсия Фәһим кызының сәламләү сүзеннән соң, чараның актив өлеше башланды. Башта күңелле зарядка үткәрелде, аннары мавыктыргыч ярышлар башланып китте.
Бәйрәмнең үзенчәлеге шунда булды: бабайлар оныклары белән бергәләп, бер команда булып көч сынашты. Һәр ярыш алдыннан катнашучылар бер-берсенә кул биреп, уңышлар теләде, аннары мәйданчыкларга таралышты. Бабайлар, яшьлек дәрте белән, борынгы рус уены — «шәһәрчек»тә осталыкларын күрсәтте, яшь чакларын искә төшереп, зур рәхәтлек алды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар да медальләр һәм мактау грамоталары белән бүләкләнде. Бу исә әлеге якты, җылы һәм истә калырлык бәйрәмнең матур йомгагы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев