Актаныш

Актаныш районы

16+
Безнең мәгариф

Техник иҗат дөньясында

Бүгенге көндә балаларны техник иҗатка тарту — иң мөһим бурычларның берсе. Күптән түгел район күләмендә укучылар арасында иң гади автомобильләр ярышы узды. Әлеге чарада хөкемдар буларак Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Халык укытучысы Дилшат Мөхәммәдиев катнашты.

Ярышлар ике төп юнәлеш буенча оештырылды:
  • Резина моторлы автомобильләр: мондый модельләрнең төп күрсәткече — аларның никадәр ераклыкка бара алуы. Кайбер машиналар спортзалның бер башыннан икенче башына кадәр зур тизлек белән үтәләр.

  • Электромоторлы автомобильләр: бу төр ярышта төгәллек сынала. Модельләр 12 метр ераклыктан килеп, киңлеге 50 сантиметр булган махсус «капкаларга» керергә тиеш. Уртадагы капкага кергән өчен — 100 балл, кырыйдагыларына 60тан 90 баллга кадәр бирелә.

Үз кулларың белән ясалган могҗиза

Ярышның төп шарты — машиналарның самодельны (үз куллары белән ясалган) булуы. Дилшат Мөхәммәдиев билгеләп үткәнчә, мондый модельне эшләү зур хезмәт һәм төгәл исәп-хисап таләп итә. Быелгы ярышларда балаларның фантазиясе чиксез булуы күренде: модельләр арасында хәтта Legо детальләреннән һәм робототехника элементларыннан җыелган машиналар да бар иде.

Киләчәккә караш

Бу традициянең 30 еллык тарихы бар. Элек Балалар иҗат үзәге кысаларында гына узса, хәзер ул район күләмендәге зур вакыйгага әверелде.

«Балаларны ничек тә зиһенле итәргә, аларга файдалы шөгыль табарга кирәк. Бу ярышлар укучыларда да, укытучыларда да зур кызыксыну уята», — ди Дилшат Мөхәммәдиев.

Алдыда яшь техникларны тагын да җитди сынулар көтә: «Яшь мастер» кебек республика һәм Россия күләмендәге дәрәҗәле конкурсларда катнашу — төп максатларның берсе.

Яшь конструкторларыбызга яңа җиңүләр һәм техник ачышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев