Актаныш

Актаныш районы

16+
Безнең мәгариф

Укучыларыбыз техник иҗатка елдан-ел күбрәк тартыла

“Киләчәккә адым” фестивале кысаларында гади автомобиль модельләре буенча мавыктыргыч һәм кызыклы ярышларда Актанышның 2-нче мәктәбенең технология укытучысы Раил Яманов укучылары да көч сынашты. Алар- 5 «Б» сыйныфыннан Самат Габдрәшитов белән Илдан Ибраһимов. Педагог инде озак еллар шәкертләрен райондагы, шулай ук республика күләмендәге дәрәҗәле ярышларга әзерли. Һәм бу юкка гына түгел.

Раил Яманов быелгы уку елында да укучыларын автомобиль модельләрен төзү һәм аларны йөртү буенча ярышка әзерләгән. Укытучы билгеләп үткәнчә, мондый чараларда төп максат — техник үсеш үзгәрешләрен күрсәтү генә түгел, ә балаларны күбрәк бу файдалы эшчәнлеккә тарту.
 
“5–6  сыйныф укучылары да бу бәйгегә бик теләп катнашыр иде: “Абый, без дә барыйк”, — дип сорап торалар. Әмма яшь чикләүләре аркасында әлегә аларны кертеп булмый”, — ди педагог.

Ярышларның нигезләмәсе 7 яшьтән алып 13 яшькә кадәрге балаларны колачлый. Бу исә техник иҗатка башлангыч сыйныф укучыларын актив рәвештә җәлеп итәргә зур мөмкинлекләр ача.

“Гади автомобиль модельләре ярышларында 3–4 нче сыйныф укучылары катнаша. Киләчәктә конкурсны беренче сыйныфтан башлап системалы рәвештә оештыру нияте бар. Балаларның кызыксынуы бик көчле. Шуңа күрә бу юнәлешне алга таба да бергәләп үстерербез дип ышанам”, — дип уртаклашты Раил Яманов.

Укытучы сүзләренә караганда, соңгы елларда катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсе сизелерлек арткан. “Без республика дәрәҗәсендәге ярышларда берничә ел элек кенә катнаша башлаган идек. Ул вакытта тәҗрибә дә, әзерлек тә җитәрлек түгел иде. Хәзер исә һәр мәктәп җитди әзерләнә, көчле катнашучылар саны арта. Иң сөенечлесе — ярышларда егетләр белән беррәттән кызларны да күрергә мөмкин. Бу — бик куанычлы күренеш. Республика этабында да лаеклы чыгыш ясарлык укучыларыбыз күп дип саныйм”, — дип белдерде педагог.

Быелгы ярышка Раил Яманов ике укучыдан торган команда белән килгән: икесе дә 5-нче сыйныфта укый. Берсе резиномоторлы модель (РМ) буенча, икенчесе исә электр двигателе белән җиһазландырылган модель (ЭЛ) белән чыгыш ясады. 

Актаныш районында узган әлеге ярышлар укучылар арасында техник иҗатны популярлаштыру, конструкторлык күнекмәләрен үстерү һәм балаларга үз мөмкинлекләрен ачарга шартлар тудыру максатыннан оештырыла. Бәйгеләрдә 7 яшьтән 13 яшькә кадәрге укучылар катнаша, нәтиҗәләр шәхси һәм команда зачётларында билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев