Актаныш

Актаныш районы

16+
Хәйрия

Куян клубы мөдире Роза Хәбетдинова: Безнең токмачлар солдатларга көч бирсен!

Куян авылы халкы элек-электән бердәмлеге, хезмәт сөючәнлеге белән дан тота. Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк алар сугышчыларга зур ярдәм күрсәтеп килә. Куянлылар бергәләп гуманитар ярдәм җыюда катнашалар, солдатларга кирәк-ярак туплап, «Без бергә» фондына китерәләр, аннары күмәк көч белән тупланган гуманитар ярдәмне алгы сызыкка җибәрәләр. Кичә авыл клубында Куян авылы хатын-кызлары махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләр өчен өйдә токмач кисү өмәсенә җыелды.

Гуманитар акциядә яшьләр дә, өлкән яшьтәге хатын-кызлар да бик теләп катнаша. Алар токмач әзерләгәндә бөтен күңел җылысын, кайгыртучанлык һәм игелек хисләрен салып эшли. Уңган хуҗабикәләр авыл кешесенең иң яраткан ризыгын бик теләп әзерләде, бары тик табигый ризыкларны- үз ихаталарындагы тавык йомыркасын, үзебезнең Актаныш онын гына кулланды. Токмачны 70 йомыркага бастылар, күләме шактый гына килеп чыкты.

Кече Ватаныбыздан еракта булган сугышчылар өчен авылдан килгән посылка күңелле сюрприз булачак. Токмач юлда бозылмый, ә сугыш шартларында ул теләсә нинди шулпага туклыклы өстәмә, сугышчыларыбызга көч һәм оптимизм өстәр, дигән теләктә апалар. 

Хатын-кызлар камыр басканда, токмачның һәр җәемен җәйгәндә һәм кискәндә махсус хәрби операциядә катнашучыларга сабырлык, сәламәтлек, шулай ук тизрәк өйләренә кайтуларын теләп эшлиләр. Авылдашлары Булат Хөсәенов мобилизацияләнеп, ә
Илшат Фәттахов контракт нигезендә яу кырында илебез киләчәге өчен көрәшә. Яратып, изге теләкләр теләп әзерләнгән токмачлар менә шундый батыр егетләребез булган сугышчыларга туган якларын, әти-әниләренең җылы кулларын искә төшереп, чираттагы гуманитар конвой белән алгы сызыкка китәчәк. 

Авыл активы, өмәләрне оештыручы Куян клубы мөдире Роза Хәбетдинова «Безнең токмачлар солдатларга көч бирсен!»-  ди

Бу игелекле эштә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев