Актаныш

Актаныш районы

16+
Бөек Җиңүгә 80 ел!

Яу кырында ятып калганнарны «Халык хәтере» сайтыннан эзләгез!

Һәркемнең Бөек Ватан сугышында катнашкан – яу кырында башын салган, хәбәрсез югалган, җиңү яулап кайткан туганнары бар. Еллар узган, буыннар алмашынган саен, аларның сугышчан юлы турында белүчеләр сафы сирәгәя. Шулай да бүген кайбер мәгълүматларны махсус интернет-ресурслардан эзләп табу мөмкинлеге бар.

Мәсәлән, Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында Кызыл Армия һәм Хәрби-диңгез флоты архив документларының яшеренлеген бетерү турында»гы 2007 елгы боерыгы нигезендә, акрынлап күп кенә документлар ачыла. Аларның фотокүчермәләре 2015 елдан «Халык хәтере» («Память народа» – pamyat-naroda.ru, 16+) сайтында урнаштырыла. Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Ватанны саклап һәлак бул-ганнарның истәлеген мәңгеләштерү департаменты оештырган әлеге дәүләт мәгълүмат системасы һәркемгә ачык. Ул министрлыкның элегрәк оештырылган «Мемориал» гомумиләштерелгән мәгълүмат банкын һәм «1941- 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында халык батырлыгы» электрон документлар банкын берләштерә. Аның ярдәмендә сугышта катнашкан кешеләрнең язмышын ачыкларга, хәрби бүләкләре турында мәгълүмат табарга, сугышның барышы һәм сугышта катнашучыларга кагылышлы архив документлары белән танышып була. Бүгенге көндә анда 109 миллионнан артык цифрлаштырылган архив документлары битләре тупланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев