Иске Богады авылында Бөек Җиңү бәйрәмендә махсус хәрби операция батырларына багышлап Хәтер тактасы ачылды
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Иске Богады, Яңа Җияш һәм Иске Солтангол авылларында истәлекле митинглар узды.
Иске Богады авылында махсус хәрби операциядә катнашкан якташларга багышланган мемориаль такта ачылу аеруча күңелләрне нечкәртте.
Авылның 14 кешесе махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын батырларча үти, аларның дүртесе Ватан мәнфәгатьләрен яклап батырларча һәлак булды. Аларның исемнәре авылдашларының хәтерендә мәңгелеккә уеп язылган.
Чарада тыл ветераннары, Әфганстанда һәм Чечняда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, махсус хәрби операция геройларының гаиләләре, авыл халкы, район һәм авыл администрациясе вәкилләре, мәктәп укучылары катнашты.
Бу көн буыннар элемтәсе символына әверелде һәм Ватанны саклаучыларның батырлыгы беркайчан да онытылмаячагын искә төшерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев