Актаныш

Актаныш районы

16+
Бөек Җиңүгә 80 ел!

Пучыдагы тыл ветераны 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Бүген Пучы авылында 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән тыл ветераны Фатыйма Әшрәфетдинованы котладылар.

Юбилярны котларга Актаныш районы һәм авыл җирлеге җитәкчеләре килгән иде. Алар аңа Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән шәхси открыткалар, шулай ук Актаныш районы башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырдылар. 

Фатыйма апа туганнары һәм авылдашлары арасында авыр сугыш елларын һәм Җиңү хакына хезмәт куюын искә алып, котлаулар кабул итте. 

Хөрмәтле Фатыйма Әшрәфетдин кызы! 

Сезнең зирәклегегез һәм чыдамлыгыгыз барыбыз өчен дә үрнәк. Сезгә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм якыннарыгызның җан җылысын тоеп яшәвегезне телибез!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев