Актанышның талантлы атчысы Денис Әхияров Ижау шәһәреннән зур уңыш белән әйләнеп кайтты.
Ул Сапфир Ян исемле аты белән «Киләчәк призы» бәйгесендә чыгыш ясады. Бу ярыш — өч яшьлек атлар өчен иң җаваплы сынау, анда бер генә мөмкинлек бар: тизлекне, рухны һәм осталыкны берьюлы күрсәтергә кирәк.
Денис Әхияров бу сынауны искиткеч дәрәҗәдә узды. 1600 метр аралыкны ул 2.05 минутта үтеп, абсолют нәтиҗә күрсәтте. Бу вакыт «Киләчәк призы» өчен яңа рекорд булып теркәлде!
Нәтиҗәдә — 1 нче урын һәм Актаныш районының ат спорты даны тагы да артты. Денисны һәм аның канатлы партнеры Сапфир Янны бу күркәм җиңү белән тәбрик итәбез!
Нет комментариев