Актаныш авылы халкы җыенда үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәрде
Бу мөһим

Актаныш авылы халкы җыенда үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәрде

Бүген Актаныш авылы халкы өчен Яшьләр үзәгендә җыен узды. Очрашуда Актаныш авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Ахмадгалиев һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов катнашты.

Җыен барышында авыл җирлегендә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды. Актаныш авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Ахмадгалиев җирлектә башкарылган эшләр, гамәлгә ашырылган проектлар һәм алда торган бурычлар турында хисап тотты.

Район башлыгы Ленар Зарипов үз чыгышында районда соңгы елларда башкарылган күләмле эшләргә тукталды. Соңгы биш елда торак йортлар, социаль объектлар, җәмәгать киңлекләре һәм юллар төзелеше һәм төзекләндерүенә 8 млрд 780 млн сум күләмендә инвестицияләр җәлеп ителгән. Әлеге чорда районда медицина-диагностика үзәге, янгын сүндерү депосы, биш фельдшер-акушерлык пункты, спорт корылмалары һәм парк төзелгән. 60тан артык социаль объект, шул исәптән 20 күпфатирлы йорт капиталь ремонтланган.

Очрашуда район башлыгы шулай ук юллар, коммуналь хуҗалык, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы һәм башка юнәлешләрдә алып барыла торган эшләр турында сөйләде. Район үзәгендә канализация челтәрләрен яңарту эшләренең икенче ел рәттән дәвам итүе һәм киләсе елда да дәвам иттерелүе билгеләп үтелде.

Җыенның мөһим өлеше — авыл халкы белән ачык аралашу булды. Актанышлылар күпфатирлы йортлар тирәсендә чүп савытлары урнаштыру, мөмкинлекләре чикләнгән райондашларны эшкә урнаштыру, пандуслар белән тәэмин итү кебек көндәлек тормыш өчен әһәмиятле мәсьәләләрне күтәрделәр.

Һәр мөрәҗәгать игътибарга алынды. Җаваплы хезмәтләр тарафыннан күтәрелгән мәсьәләләрнең чишелешен күз алдында тоту һәм мөмкин булганча хәл итү буенча вәгъдәләр бирелде.

Җыен ахырында, республикабызның электрон Мактау тактасына кергән лаеклы райондашларыбыз хөрмәтләнде. Район башлыгы аларга махсус сертификат тапшырды.

Актаныш авылы халкы белән мондый очрашулар җирлектәге проблемаларны турыдан-туры халык белән уртага салып сөйләшү, аларны хәл итү юлларын бергәләп эзләү өчен мөһим мәйдан булып тора.


"Актаныш-информ"

Нет комментариев