Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Бүген тәрбиячеләр көне: район балалар бакчаларында 145 педагог белем һәм тәрбия бирә

Бүген Россиядә милләтара бәйрәм - тәрбиячеләр көне. Ул 2004 елдан бирле үткәрелә.

        Актаныш районында 36 балалар бакчасы уңышлы эшли.

Әлеге мәгариф учреждениеләрендә мәктәпкәчә яшьтәге 1168 бала тәрбияләнә.

Аларга 145 педагог тәрбия һәм белем бирә.

    Балалар бакчаларында гомуми эшләүчеләрнең саны – 406.  

Пешекчеләр, кече тәрбиячеләр, җыештыручы һәм каравылчылар да да балаларның иминлеген, сәламәтлеген кайгырта, белем һәм тәрбия бирү процессында үзләреннән зур өлеш кертә. 


         “Районда балалар бакчаларына йөрергә теләк белдергән барлык балалар өчен дә мөмкинлекләр тудырылган”, дип хәбәр итте район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф оешмалары буенча методисты Лилия Хисмәтуллина. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев