Бүген, 4 сенябрьдә Актанышка Рөстәм Миңнеханов килә.
Эшлекле сәфәр кысаларында Рөстәм Нургали улы Актаныш районы хезмәт ияләренең эшчәнлеген чагылдырган күргәзмә белән танышачак.
Шулай ук быел гына сафка баскан объектлар- яңа төзелгән Гадәттән тыш хәлләр бүлегенең МЧС бинасы һәм Актаныш район үзәк хастаханәсенең диагностика – кабул итү бүлеген дә караячаклар.

Бу хакта алдагы язмаларыбызда яктыртачакбыз.
Нет комментариев