Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Эчеп руль артына утырган

Актаныш авылында яшәүче исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен хөкем ителде.

Актаныш районы прокуратурасы Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табылган, Актаныш авылында яшәүче 35 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады (вәкаләтле вазыйфаи затның медицина тикшерүе узу турындагы законлы таләбен үтәмәгәне өчен административ җәзага тартылган булган).

Суд ачыклаганча, Актаныш авылында яшәүче әлеге кеше 2023 елның 10 июнендә кич белән спиртлы продукция кулланган килеш автомобиль белән идарә иткән һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган. Аның алкогольле эчемлек эчкәнлеген ачыклаганнар. Элегрәк ул вәкаләтле вазифаи затның исерек хәлдәме-түгелме икәненә медицина тикшерүе узу турындагы законлы таләбен үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган иде.

Суд аңа 160 сәгатькә мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгели, 2 елга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итә.

Хөкем карары законлы көченә керми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев