Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Фирүзә Мингазова: «Бүгенге архивчы – тарихчы, юрист, программист һәм менеджер бер затта»

Актаныш районы хакимиятенең архив бүлеген хзерге көндә Фирүзә Мингазова җитәкли. Әле күптән түгел генә эшли башлавына карамастан, ул архив эшенең нечкәлекләренә төшенеп, матур итеп хезмәтен башкара. Бүген Архивчылар көне уңаеннан Фирүзә ханым белән әңгәмә кордык.

Бүген — Россия архивлары көне

--Фирүзә ханым, хәзерге заман архивисты нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? 


— Элеккеге чаклардагы архивистны без кәгазь тузанына күмелеп, тыныч бүлмәдә эшләүче күзлекле өлкән кеше дип күзаллый идек. Бүген инде вәзгыять алай түгел. Безнең архив бинасы якты, чиста, бар нәрсә үз урынында, ә хезмәткәрләребез актив, эзләнүчән, кызыксынучан һәм һәр документның асылын аңларга тырыша. 2017 елда иске полиция бинасында капиталь ремонт ясалып, архив бүлеге «Татфондбанк» бинасыннан күченде. Биредә иркен, бөтен мөмкинлекләре булган, заманча җиһазлар белән җиһазландырылган кабинетларыбыз бар.

Бүгенге архивның шушы дәрәҗәдә формалашуында һәм эшнең тиешле алып барылуында, моңа кадәр эшләгән архив мөдире Айгөл Галимьянованың хезмәте, аның кул астында эшләүчеләрнең зур көче куелган. Аларга булган хөрмәтем һәм рәхмәтем чиксез.

 

— Архивның тарихын искә алсак, Актаныш районында беренче архивистлар кемнәр булган?

— Бездәге чыганакларга караганда, 1950–1963 елларда Вәлиева Фазилә Вәли кызы эшләгән. 1961 елда документлар Минзәләгә озатылган, ә 1963 елда яңадан Актанышка кайтарылган. Шул чорда Закирова Нурия Шәех кызы, Шәйгәрданова Лилия Гыйльмегаян кызы, Насыйбуллина Галина апа, Хуьахмәтова Гөлназ Фирдәвис кызы архив эшчәнлеген камилләштергән, документларны туплаган һәм саклаганнар.

Әлбәттә, фундаменталь сыйфатлар — бөртекчеллек, тырышлык, төгәллек, аналитик аң — һаман да актуаль. Әмма хәзерге архивистка яңа күнекмәләр- IT белеме, электрон базалар, сканер, цифрлы документлар һәм программалар белән эшли белү дә кирәк. Шулай ук кешеләр белән тыгыз аралашу, төрле чараларда катнашу, мәгълүмат туплау да мөһим. Бүгенге архивист тарихчы, юрист, программист һәм менеджер бер затта булса, эше уңышлы бара.

-- Актаныш районы архивында хәзер ничә документ саклана, иң борынгылары кайсысы?

— Бездә 39 900 берәмлек документ бар. Иң борынгы документлар — гарәп һәм латин хәрефе белән язылган кулъязмалар. Аларны кулга алганда, үзеңне тарихны саклаучы, хәзерге белән үткәнне тоташтыручы элемтәче итеп тоясың. Бөек Ватан сугышы чорында җирлегебезгә эвакуацияләнгән кешеләрнең исемлекләре язылган дәфтәрләр дә бар.

— Цифрлаштыру сезнең эшкә йогынты ясамыймы, килүчеләр саны азаймадымы?

-Юк, килүчеләр һич тә кимемәде. Алар төрле сораулар белән киләләр: шәҗәрә, авыл тарихы, шәхесләрнең язмышы, мәктәп һәм оешмалар тарихы белән кызыксынучылар шактый. Күп кеше әле цифрлаштырылмаган документлар белән эшли. Ул документларны саклык белән генә бирәбез. Якты, матур уку залында барлык шартлар тудырылган.

-Гадәти булмаган сораулар белән дә мөрәҗәгать итәләрдер сезгә.

-2 ай эчендә генә 345 сорау керде. Кайберләре чыннан да үзенчәлекле.

Шушы урында коллегаларым Эльмира апага, Лотфия апага чиксез рәхмәтемне белдереп үтәм. Алар үз эшләренең остасы, һәр мөрәҗәгатькә аерым якын килеп, төрле яклап җентекләп өйрәнәләр, җавап эзлиләр.

Архив ул- борынгылык, үткәннәр генә түгел, чынбарлыкка, хәзерге заманга файдалы булган инструмент та булып тора.

Моңа ачык бер мисал китерәсем килә. Кәзкәй авылының зур хөрмәткә лаек имам-хатыйбы Рәсим Рәсүл улы Фәрдиев безнең даими клиентыбыз. Бик тә эзләнүчән, тынгысыз, бөртекчел шәхес. Районыбызда беренчеләрдән булып зиратлардагы каберлекләрнең дөрес итеп исемлеген, кемнеке икәнен өйрәнүче шәхес. Шуңа нигезләнеп, безгә килеп бөтен булган хуҗалык кенәгәләренең һәр битен өйрәнеп, язып алды. Кәзкәй авылының һәр йортында гасырлар элек нинди нәсел яшәгән, шуларның исем — фамилияләрен, әтисенең исемнәрен, туган елларын, адресларын туплау белән шөгыльләнде. Бик күп тарихи очракларга, сорауларга төгәллек кертте. Ихластан сөенеп, рәхмәтләрен әйтеп китте. Аның өчен без дә бик сөендек. Мондый клиентларыбыз күбрәк булсын дип телибез, чөнки андыйлар булганда районыбызның, авлларыбызның, нәселләребезнең тарихы мәңгеләштерелә. Рәсим Фәрдиев безгә йөргән вакытта, Пермь өлкәсеннән почта аша бер хат- запрос килде. Ул хатта әлеге мөрәҗәгать итүче бертуганнарының, бабаларының фамилияләренең төрле булуына ачыклык кертү соралган иде. Шушы сорауны чишүдә Рәсим абый безгә бик ярдәм итте, үзендәге, бездәге документларны чагыштырып, хуҗалык кенәгәләрендә казынып, бөртекләп, җавап таптык. Архивист эше археолог кебек, гел казынырга кирәк. Минем мәктәп чорларымдагы хыялым да археолог булу иде, архивист булу да бәлки шуңадыр да бик ошый. 

— Хәзерге көндә киләчәк буын өчен нинди документлар туплана?

— Хәзер без оешмалардан электрон документлар туплый башладык. Шәхси көндәлекләр, 19 гасырдан ук сакланып калган хатлар безгә бик кадерле, хәзерге язмалар бит— мессенджерларда. Киләчәк тарихчылары өчен бу мәгълүматны саклау катлаулы. Шуңа күрә төп кыйммәтле документлар — рәсми сайтлар, мәгънәви базалар, цифрлы карталар булдыру мөһим. 

--Архив хезмәткәрләренә профессиональ бәйрәмдә нинди теләкләр әйтер идегез?

— Хөрмәтле коллегаларым — Эльмира апа, Лотфия апа, һәм оешмалардагы архивист кызларга чын күңелемнән сәламәтлек, сабырлык һәм уңышлар телим. Фондлар кызыклы табылдыклар белән сөендерсен, уку заллары кешеләр белән тулып торсын, безнең хезмәтебез халыкка файдалы булсын!

--Фирүзә ханым, архив эшенең мөһимлеге һәм актуальлеге турында мәгълүматларыгыз өчен зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев