Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Бүген — Россия архивлары көне

Бүген — Россия архивлары көне. Федераль архив хезмәте карары белән әлеге дата өченче ел рәттән билгеләп үтелә. Бу көн илебезнең тарихын, документаль мирасының кадерен белүче һәм аны саклап киләчәк буыннарга җиткерүче архив хезмәткәрләренә хөрмәт билгесе булып тора.

Фирүзә Мингазова: «Бүгенге архивчы – тарихчы, юрист, программист һәм менеджер бер затта

Татарстан Республикасының архив хезмәте бүген зур һәм мөһим система булып эшли. Республикада 4 республика дәрәҗәсендәге архив бар: Татарстан Республикасының Милли архивы, тарихи-сәяси документациянең үзәк дәүләт архивы, шәхси состав буенча документларның дәүләт архивы, аудиовизуаль документларның үзәк дәүләт архивы.

Моннан тыш, республиканың 46 районы хакимиятләрендә архив бүлекләре эшләп килә. Шулай ук һәр оешма һәм учреждениедә дә үз архивы бар, анда еллар буе тупланган документлар, тарихи мәгълүматлар саклана.

Архив — ул бары тик кәгазьләр сакланган урын гына түгел. Ул — хәтер, ул — тарих, ул — безнең үткән белән киләчәкне тоташтыручы күпер.

Менә бу фотоларда еллар буе фидакарь хезмәт белән төзелгән бүгенге яңа Актанышның үткәне, аның матурлыгы. Бүген без шушы матур районда яшибез, үсәбез, киләчәккә планнар корабыз. Моның өчен без Актанышны төзегән, аның үсешенә көч куйган хезмәт батырларына ихлас рәхмәтле.

Архивлар — ул безнең тарихыбызны, хәтеребезне саклаучы зур хәзинә. Алар ярдәмендә без үткәнне онытмыйбыз, бүгенгене аңлыйбыз һәм ныклы адымнар белән киләчәккә барабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев