Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Иске Кормашта яшәүче Әскәровлар махсус хәрби операциядәге егетләргә багышлап кар сыны ясаган

Иске Кормаш авылында яшәүче Әскәровлар гаиләсе һәр Яңа елны көтеп ала. Чөнки нәкъ тә шушы кышкы матур чорда иҗади гаилә аеруча нык илһамлана.

Урамда ап-ак кар бөртекләре куыша-куыша җир өстен каплап ала, төнге күктә йолдызлар да ачыграк җемелди. Ә урамда саф һава.

Тәрҗимә белән Данияр шул вакытта дөньяларын оныта, бер-бер артлы капка алларына кар сыннары тезелә башлый. Тезелә дип әйтүе генә ансат, кайбер авыл җирлекләрендә бер генә кар сыны ясап куярга авырсыналар. Ә Әскәровларда дистәләгән геройлар, бюстлар, әкият пресонажлары кунакларны сәламли.

Район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев җитәкчелегендәге җирлекләрнең Яңа ел бизәлешен бәяләүче комиссия дә бу кадәр әкияти могъҗизаны күреп таң калды. Биредә Кыш бабай, Кар кызы, ел хуҗасы Аждаха һәм башка персонажлардан тыш махсус хәрби операциядәге егетләребезгә багышланганы да бар.

- Бу сыныбыз "Җиңү дугасы" дип атала. Махсус хәрби операциядә яраланган егетләребезнең көчле рухын чагылдырырга тырыштык. Госпитальләрдә дәваланып алар янә ут эченә керәләр, тизрәк җиңеп туган ягыбызга кайтсыннар иде!-ди Тәрҗимә апа. 

Тагын бер игътибарга лаек кар постаменты- Иске Кормашта туып үскән атаклы сынчы Васил Маликовка багышланганы. Күренекле якташыбызның тууына быел 100 ел. Постамент истәлек тактасын хәтерләтә, табличкада Васил Маликов турында киң мәгълүмат язылган. Васил абыебызны исәк алып кызыл канәферләр куелган. Әскәровлар үзләре дә Васил Маликов урамында яшиләр, шундый данлыклы авылдашлары белән аларның чиксез горурланулары, аның эшен кар сыннары белән дәвам итә алуларына сөенүләре сизелеп тора.  

Тәрҗимә апа һәр кар сыны турында үз баласы кебек сөйләп таныштырып чыкты. Күренеп тора, берсе дә мәҗбүри эшләнмәгән, һәр салкын кар өеменә мәгънә салынган, алардан Әскәровларның күңел җылысы бөркелә. 

"Идеяләрне каян алып бетерәсез", дип соравыма, Тәрҗимә апа "Данияр ясый" дип җавап та бирде. 

- Ноябрьдә үк капка алдына кар өеп куйдык. Сыннарны ясый гына башлаган идек, яңгыр ява башлады. Юешләнгәч, кул үзеннән-үзе яңача әвәли, чыршы менә шулай барлыкка килде,- ди Данияр.

Биредә нәкъ балачактагыча оясында йомырка салып утыручы казны, шаян клоуннарны күрергә була. Барысы да ачык төсләр белән буялганнар.

Бу кадәр иҗади хезмәтне авылдашлар гына түгел, районыбызның башка авылларыннан да килеп карыйлар, шаккаталар, хуҗалары белән аралашалар. Хәзер инде республика район-шәһәрләреннән дә Иске Кормашка сын карарга кайтучылар бар икән. 

Әскәровларның йорт-җир, ихата тирәләрен сыннар гына түгел, аллы-гөлле утлар бизи. Алар капка, коймаларга, йорт, гараж кәрнизләрендә балкый. Менә шундый матурлык тудыручы райондашларыбыз белән горурланабыз, аларга Яңа ел ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар алып килсен дип телибез.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев