“Каршы як полоса” акциясе уза
Юл йөрү кагыйдәләре буенча административ хокук бозуларны кисәтү максатыннан 22 гыйнвардан 31 нче гыйнварга кадәр «Каршы як полоса” профилактика акциясе уздырыла.
2023 елның унике аенда Татарстан Республикасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыгу нәтиҗәсендә 270 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 85 кеше вафат булган, 448е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Россия Федерациясе Юл йөрү кагыйдәләре нигезендә машинаны узып китәргә теләгән шофер иң элек каршы як полосадан килүче машиналарның ара ераклыгы тиешле дәрәҗәдә булуына һәм үзенең башкаларга комачаулык тудырмавына, авария ситуациясе китереп чыгармасына инанырга тиеш. “Узу тыела” дигән юл билгесе куелган участокларда, күтәрелешләрдә, борылышларда машиналарны узу катгый тыела.
Әлеге кагыйдәләрне бозучыларга биш мең сум штраф күләмендә административ чара күрелә яисә дүрт айдан алты айга кадәр машина йөртү
таныклыгыннан мәхрүм ителәләр. Әгәр әлеге кагыйдәләрне бозып, икенче тапкыр эләксәләр, машина йөртү таныклыгыннан бер елга кадәр мәхрүм ителәләр.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юлларда сак йөрергә, кагыйдәләрне
бозмаска чакыра.
Ренат Шәмсиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев