Татарстан Республикасы аша үтә торган Мәскәү - Казан – Екатеринбург М7 автомобиль юлының 306 километры тиз йөрешле маршрут итеп төзеләчәк.
2018 елда Казан - Чаллы юл участогы дүрт полосалы юл итеп төзелгәннән соң Актаныштан Казанга бару вакыты 3-4 сәгатькә генә калды. 2024 ел ахырына бу вакыт тагы да кыскарачак. Россия президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында «Мәскәү-Казан» трассасын 794 км озынлыкта төзеп кенә калмыйча, аны Казаннан Екатеринбургка кадәр озайтырга кушты. Безнең актанышлылар иң еш йөри торган юлның яңаруы районның икътисади үсешенә сизелерлек йогынты ясаячак.
Нет комментариев