Татарстанда җәмәгать урыннарында битлексез йөрергә рөхсәт иттеләр
Маска-перчатка киеп йөрү режимы кибетләрдә һәм җәмәгать транспортында элеккечә үк гамәлдә кала.
(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда җәмәгать урыннарында маска һәм перчатка киеп йөрүне гамәлдән чыгардылар. ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар республика Хөкүмәте сайтында чыккан.
374 номерлы карарның 8 пунктындагы җиденче абзац нигезендә кибетләрдә, хезмәт күрсәтү урыннарында, транспортта һәм җәмәгать урыннарында маскасыз йөрү тыелган иде. Хәзер бу чикләү транспортта йөргәндә, кибеткә һәм хезмәт күрсәтү урыннарына кергәндә генә гамәлдә булачак, шулай ук бу очракларда перчатка кию дә мәҗбүри.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев