«Умырзая» балалар бакчасы — патриотлар үстерә!
Бу мөһим

«Умырзая» балалар бакчасы — патриотлар үстерә!

22 август — Россия Дәүләт Байрагы көне. Бу мөһим дата «Умырзая» балалар бакчасында да тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.

 

Көннең төп максаты — балаларга Ватан символының мәгънәсен аңлату, патриотик хисләр уяту. Бу эш кечкенәдән башлана, дип беләбез.

Тәрбиячеләр балаларны байракның өч төсе нәрсәне аңлатуы белән таныштырдылар:

· Ак — тынычлык һәм сафлык,
· Зәңгәр — тугрылык һәм иман,
· Кызыл — батырлык һәм көч.

Россия байрагы көне!Теориядән соң иң күркәм мизгел башланды: балалар кулларына флаглар тоттылар һәм Байрак күтәрү тантанасында катнаштылар. Күзләрендә горурлык утлары янган бәләкәчләрнең йөзләре чын мәгънәсендә шатлыклы елмаюдан балкыды. 

Бу көн балаларга Ватанга мәхәббәт, бердәмлек һәм үз илеңә карата хөрмәт хисләрен бүләк итте. Патриотик тәрбиянең иң матур юлы — күңел аша үтә.


Нет комментариев