Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ДАИ хәбәр итә

Иминлек кагыйдәләрен үтәгәнгә 8 яшьлек бала юл фаҗигасендә исән калган

Бүген, 8 июльдә Актаныш – Пучы юлында юл-транспорт һәлакәте килеп чыга. Йөк автомобиле белән җиңел машина бәрелешә. Куркыныч вакыйга Иске Кормаш борылышында теркәлә.

Беренчел мәгълүматлар буенча фаҗигагә юлыккан автомобиль эчендәге пассажирлар арасында 8 яшьлек бала да булган. Бәхеткә, бала автомобиль креслосына утырган, аның иминлек каешы эләктерелгән.

Иминлек кагыйдәләренең үтәлүе кеше яшь гомерне саклап калган, –   дип хәбәр итте ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова.

Хөрмәтле райондашлар, районыбыз кунаклары!

Гади генә кагыйдәләрне үтәү, саклык чараларыннан файдалану үзегезне һәм якыннарыгызны афәтләрдән сакларга сәләтле икәнен онытмагыз.

Юлларда кагыйдәләрне төгәл үтәп, игъибарлы булып йөрегез. Кеше гомере бер генә, тик кадерен бел генә!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев