1 февраль 2017 яңалыклары
-
Алдынгылар җыенында райондашларыбызны Пенза өлкәсеннән килгән Кязым Дебердеев тәбрикләде
Алдынгылар җыенында районыбыз кунагы - Пенза өлкәсеннән килгән ООО ТК "Партнер-Татарстан" генераль директоры Кязым Дебердеев хезмәтләрендә уңышка ирешкән актанышлыларны хөрмәтләде.
-
Укучыларының уңышларын күрү аның өчен иң зур бәхет
- Укучыларымның уңышларын күрү минем өчен иң зур бәхет, - ди Актанышның 2 нче мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләүче Филария Шәйхетдинова. Кәзкәй авылында туган мөгаллимә 1976 елда сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. 1980 елда училище тәмамлап районга эшкә кайта. "Ромашка" балалар бакчасында 5 еллап хезмәт куйганнан...
-
Утыз елдан артык яраткан хезмәтенә тугрылыклы райондашыбыз
Чуракай китапханәсенә килеп керүгә үк андагы җылылыкка, пөхтәлеккә, һәр күргәзмәлекнең зәвык белән эшләнүенә игътибар итәсең. Утыз елдан артык яраткан хезмәтенә тугрылыклы Рима Инсаф кызы Минһаҗеваның хезмәтенә, китапларга, туган якка һәм авылдашларына булган мәхәббәте аша һәр авылдашы теләп йөрүче үзәккә әйләнгән китапханә. Иске Сәфәр кызы мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан мәдәният институтында...
-
Актанышта салынган асфальт юлларда аның да өлеше бар
Юллар төзүче дигән бик мәртәбәле һөнәр бар һәм ул киләчәктә дә иң кирәкле һөнәрләрнең берсе булып калачак. Марат Сәйфуллин кебек нык ихтыярлы, тырыш, хезмәтенә җаваплы караучы кешеләр эшләгәндә бу тармак халкыбызны сөендереп торудан туктамас. "Татавтодор" ачык акционерлык җәмгыятенең Актаныш бүлекчәсендә эшли башлавына 23 ел. Баштагы 2 елда Марат тракторда хезмәт...
-
Прокуратура хәбәр итә
Район прокуратурасы район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы законнары сакланышын тикшерде. Нәтиҗәдә, "Таң", "Саф", "Эконом", "Алга" хуҗалыкларында 196 санлы Федераль Законның 23, 24 маддәләре бозылуы ачыкланды. Монда машина йөртүчеләргә карата юлга чыгар алдыннан һәм юлдан кайткач медицина тикшерүе оештырылмаган. Хуҗалык җитәкчеләренә табылган хаталарны төзәтергә һәм гаепле затларны административ җаваплылыкка...
-
Очрашулар булып торсын
16 гыйнвар көнне Актанышбаш авыл җирлегенең 2016 елда башкарылган эшләренә хисап җыелышы булды.Халыкны борчыган проблемалар хакында уртага салып сөйләшенде. Актанышбаш авыл җирлегенә Актанышбаш, Әҗәкүл, Ирмәш, Чөгәнә авыллары керә. Әлеге җирлек белән Равил Харрасов җитәкчелек итә. Бу хисап җыелышы Чөгәнә авылының шушы елда салынган бик күркәм мәдәният йортында барды. Клуб шушы...
-
Актанышта “Яман шеш: ничек өйрәнергә һәм дәваларга?” дигән лекция татар телендә укылачак
3 февраль көнне кичке сәгать 6да "Яшьлек" мәдәни үзәгендә Филадельфия шәһәреннән яман шешне өйрәнүче фәннәр кандидаты белән очрашу үткәрелә. Рәшид Габбасов биредә "Яман шеш: ничек өйрәнергә һәм дәваларга?" дигән лекцияне татар телендә укыячак. Очрашуны Казан федераль университеты каршында эшләп килүче "Гыйлем" берләшмәсе оештыра. Теләге булганнар лекцияне тыңларга килә алалар.
-
“Актаныш таңнары” газетасына язылу башланды
Хөрмәтле абунәчеләребез! 1 февральдән 2017 елның икенче яртыеллыгы өчен "Актаныш таңнары" газетасына язылу башланды. Базар бәяләренең гел артып торуы сәбәпле, газетабызга да язылу бәясе күпкә артыр дип фаразлана. 1 февральдән 31 мартка кадәр сез газетабызга 620 сум 70 тиеннән язылып кала аласыз. Акчаларыгызны янга калдыру максатыннан, шушы аралыкта газетабызга язылып...
-
Сөннәткә утырту: дин дә, медицина да хуплый
Сөннәткә утырту ислам кануннары буенча яшәүчеләргә генә хас, яисә яһүд милләте вәкилләре генә сөннәтле була дисәгез, ялгышасыз. Ирекле яшәү рәвешенә омтылган Америкада да моңа зур игътибар бирелә икән бит... Интернет мәгълүматларына караганда, сөннәтләү - Америкада иң киң таралган операцияләрнең берсе. Аны яңа туган ир балаларның 80 процентына ясыйлар икән. Чагыштыру...