Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта салынган асфальт юлларда аның да өлеше бар

Юллар төзүче дигән бик мәртәбәле һөнәр бар һәм ул киләчәктә дә иң кирәкле һөнәрләрнең берсе булып калачак. Марат Сәйфуллин кебек нык ихтыярлы, тырыш, хезмәтенә җаваплы караучы кешеләр эшләгәндә бу тармак халкыбызны сөендереп торудан туктамас. "Татавтодор" ачык акционерлык җәмгыятенең Актаныш бүлекчәсендә эшли башлавына 23 ел. Баштагы 2 елда Марат тракторда хезмәт...

Юллар төзүче дигән бик мәртәбәле һөнәр бар һәм ул киләчәктә дә иң кирәкле һөнәрләрнең берсе булып калачак. Марат Сәйфуллин кебек нык ихтыярлы, тырыш, хезмәтенә җаваплы караучы кешеләр эшләгәндә бу тармак халкыбызны сөендереп торудан туктамас. "Татавтодор" ачык акционерлык җәмгыятенең Актаныш бүлекчәсендә эшли башлавына 23 ел.
Баштагы 2 елда Марат тракторда хезмәт куя. 1996 елдан - шофер. Юл төзелеше өчен махсус чыгарылган куәтле "Вольво" йөк машинасын иярли. Кыш көне аңа өстәмә җиһазлар куеп, юлларны кардан арындыруда, юлларга ком сибүдә катнаша. Ә язга чыккач, икенче төрле җиһазлар урнаштырылып, асфальт юлда хасил булган чокырларны ямыйлар. 8-9 кешедән торган ямау-ремонт бригадасына Актанышта гына түгел, күрше Мөслим, Минзәлә районнарында да һәрчак сорау зур.
- Эш шартлары яхшырганнан-яхшыра, - ди Марат Сәйфуллин. - Техника яңарып тора. Чит илдән кайтарылганнары да күп. Гаражлар әйбәтләнде, гөлләр кебек матур, чиста, якты. Юллар элеккеге белән чагыштырганда яхшы сыйфатлы хәзер. Асфальт составында 10лап материал бар, элек ком белән сумаладан гына тора иде. Юлларның ватылуы аның сыйфатына түгел, ә юлда йөрүче техниканың күплегенә бәйле. Элек иң авыр машина КамАЗ иде, ул үзе 8 тонна булса, йөге белән 18 тоннага җиткәндер. Ә хәзерге мин йөргән машина йөксез килеш тә 18 тонна, әле тагын 18 тонна йөк күтәрергә сәләтле.
Актанышта салынган барлык асфальт юлларда да диярлек Марат Октябрист улының өлеше бар. Ул юлларда йөргәндә балаларына да бу хакта гел әйтеп килә, әтиләре белән горурланып үссеннәр, ди.
Тормыш иптәше Рәсинә белән 2 кыз тәрбиялиләр алар. Азалиягә - 10, Юлиягә 6 яшь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев