16 гыйнвар көнне Актанышбаш авыл җирлегенең 2016 елда башкарылган эшләренә хисап җыелышы булды.Халыкны борчыган проблемалар хакында уртага салып сөйләшенде.
Актанышбаш авыл җирлегенә Актанышбаш, Әҗәкүл, Ирмәш, Чөгәнә авыллары керә. Әлеге җирлек белән Равил Харрасов җитәкчелек итә. Бу хисап җыелышы Чөгәнә авылының шушы елда салынган бик күркәм мәдәният йортында барды. Клуб шушы...
16 гыйнвар көнне Актанышбаш авыл җирлегенең 2016 елда башкарылган эшләренә хисап җыелышы булды.Халыкны борчыган проблемалар хакында уртага салып сөйләшенде.
Актанышбаш авыл җирлегенә Актанышбаш, Әҗәкүл, Ирмәш, Чөгәнә авыллары керә. Әлеге җирлек белән Равил Харрасов җитәкчелек итә. Бу хисап җыелышы Чөгәнә авылының шушы елда салынган бик күркәм мәдәният йортында барды. Клуб шушы җирлектә яшәүче гражданнар белән шыгрым тулы иде.
Җыелышта район башлыгы Фаил Камаев катнашты. Ул районда башкарылган күләмле эшләр белән таныштырды, киләчәккә максатлар билгеләде. Равил Харрасов үзенең хисап җыелышында ел буена башкарылган эшләр белән таныштырды һәм 2017 елга планнар белән уртаклашты. Һәм дә борчыган проблемалар турында фикер алышулар булды. Җирлек башлыгының әле 5 ай гына эшләвенә карамастан, байтак эш башкаруы, халык белән еш аралашып, яхшы мөгамәләдә булуы ошый безгә. Актаныш мәдәният йортыннан артистлар килеп 1 сәгать концерт куйды.
2-3 көннән соң Актанышбаш мәдәният йортында чәй өстәле артында беренче Президентыбыз, якташыбыз Минтимер Шәймиевнең 80 яшьлек юбилеена карата кичә узды. Аның тормыш юлы белән китапханәче Дилара Хәкимова таныштырды, һәм аның яраткан ризыкларын пешереп алып килгән кызлар Фәния белән Алия тәмле чәй һәм коймаклар белән сыйладылар. Без бу кичәне оештырган авылдашыбыз, мәдәният хезмәткәре Илнур Могтазировка зур рәхмәтебезне белдерәбез. Бу очрашулар бик кызыклы һәм истә калырлык булды.
Нет комментариев