Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Утыз елдан артык яраткан хезмәтенә тугрылыклы райондашыбыз

Чуракай китапханәсенә килеп керүгә үк андагы җылылыкка, пөхтәлеккә, һәр күргәзмәлекнең зәвык белән эшләнүенә игътибар итәсең. Утыз елдан артык яраткан хезмәтенә тугрылыклы Рима Инсаф кызы Минһаҗеваның хезмәтенә, китапларга, туган якка һәм авылдашларына булган мәхәббәте аша һәр авылдашы теләп йөрүче үзәккә әйләнгән китапханә. Иске Сәфәр кызы мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан мәдәният институтында...

Чуракай китапханәсенә килеп керүгә үк андагы җылылыкка, пөхтәлеккә, һәр күргәзмәлекнең зәвык белән эшләнүенә игътибар итәсең. Утыз елдан артык яраткан хезмәтенә тугрылыклы Рима Инсаф кызы Минһаҗеваның хезмәтенә, китапларга, туган якка һәм авылдашларына булган мәхәббәте аша һәр авылдашы теләп йөрүче үзәккә әйләнгән китапханә.
Иске Сәфәр кызы мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан мәдәният институтында китапханә бүлегендә белем алып, район үзәк китапханәсендә директор урынбасары булып эшли башлый. Тормышка чыккач, хезмәтен Чуракайда дәвам итә.
Чуракайда эшли башлаган беренче көненнән үк китапханәнең матди-техник базасын ныгытуга, китап фондын баетуга, китап укучыларны җәлеп итеп, төрле мавыктыргыч чаралар үткәрүгә бик теләп алына ул. 2005 елдан "Тарихны белмәгән халыкның киләчәге юк" девизы астында аның җитәкчелегендә "Асылташ", "Фикердәш" клублары эшли башлый. Китап күргәзмәләре, тематик кичәләр, китап укучылар конференцияләре, яңа китаплар белән таныштыру, язучылар белән очрашу - һәммәсе дә тулы зал белән үтә.
Рима Инсаф кызы - киңкырлы, талантлы шәхес, хезмәтен хөрмәтләп бирелгән бүләкләре дә күрсәтеп тора моны. Авылда хатын-кызлар советы рәисе дә ул, авыл җирлеге депутаты да. Район, республика бәйгеләрендә катнашып та җиңү яулый. 2011, 2013, 2014, 2015 елларда конкурс-проектларда катнашып, грантлар отучы да Рима.
2014 елда Чуракай китапханәсе "Районның иң яхшы китапханәсе" исеменә лаек булды.
2015 елда мөдир Р.Минһаҗева ТР Мәдәният министрлыгының күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Рима тормыш иптәше Илдар белән өч егет тәрбияләп үстереп, авылда үрнәк гаилә булып яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев