Чуракай мәктәбе көзге ярминкәдән кергән акчаларны махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итеп җибәрә
Чуракай мәктәбендә традицион көзге ярминкә узды, әмма быел ул үзенчәлекле итеп оештырылды. Хәйрия максатын күздә тоткан ярминкәдән җыелган акчаны мәктәп коллективы махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм итеп җибәрәчәк. Бу идеяне авыл халкы да хуплап каршы алган.
Мәктәп бакчасында үстерелгән җиләк-җимеш, яшелчәләрдән сату өстәлләре сыгылып торды. Кабак, суган һәм кишер, сарымсак, җилә-җимеш кайнатмалары, тозланган, маринадланган кыяр, помидорларның барысын да укучылар, ата-аналар һәм укытучылар үз куллары белән үстергән һәм әзерләгән.
Авыл халкы, акчаларының игелекле һәм мөһим эшкә китәчәген белеп, көзге ризыкларны бик теләп сатып алды. Уртак тырышлык белән 13 мең сум акча җыелды.
«Авылдашларыбызның безгә ярдәм итәчәгенә шикләнмәдек. Махсус хәрби операциядә илебезнең киләчәген кайгыртучыларга үзебезнең теләктәшлегебезне белдерү бик мөһим. Бу акчалар егетләребез өчен кирәкле кирәк-яраклар сатып алуга тотылачак, – ди мәктәп директоры Дилбәр Нәбиева.
Чуракайдагы көзге ярминкә кече авылның да ярдәм һәм гражданлык позициясен күрсәтү өчен берләшергә сәләтле икәнлеген күрсәтте. Мәктәп инициативасы чын ярдәм актына әверелде, чуракайлыларның үз геройларына ярдәмгә килергә әзер булган бер зур гаилә икәнен исбатлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев