Бәйрәмегез котлы булсын, хөрмәтле өлкәннәр!
Бүген, 1 октябрьдә Актанышта Халыкара өлкәннәр көненә старт бирелде.
Ункөнлекне ачу тантаналы төстә «Яшьлек» яшьләр үзәгендә узды. Авыл җирлекләрендә яшәүче халкыбыз үзенең сәләтен, талантын «Халык иҗаты» район конкурсында тагын бер кат танытты.
Кул эшләреннән төзелгән күргәзмәне бәйрәм кунаклары да зур кызыксыну белән карады. Актаныш район башлыгы Ленар Зарипов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәровага, район ветераннар Советы оешмасы җитәкчесе Нурулла Нурлыевка авыл җирлекләре каршында эшләүче башлангыч ветерннар оешмасы җитәкчеләре мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә бик матур, эчтәлекле чыгышлар белән күргәзмәлекләрне тәкъдим итте.
Тантаналы чараның икенче өлешендә районыбыз ветераннары 2025 елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады.
Район ветераннар оешмасы рәисе Нурулла Нурлыев үз чыгышында районыбыз җитәкчелегенә һәрвакыт ярдәм итеп, өлкәннәргә теләктәшлек күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.
Чишмә авыл җирлеге ветераннар оешмасы җитәкчесе Фидәлия Басыйрова, Түке авыл җирлеге ветераннар оешмасы рәисе Нурдидә Хаҗипова, бәйрәмгә зур делегация белән килгән Башкортостанның Дүртөйле районы ветераннар оешмасы җитәкчесе Рамил Ваһаповның ялкынлы чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады.
Альберт Хәбибуллин районыбыз өлкәннәренә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның котлауларын җиткерде.
Ленар Зарипов бүгенге матур тормышыбызга нигез салган хөрмәтле апа-абыйларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Бигрәк тә махсус хәрби операциядә илебез мәнфәгатьләрен кайгыртып ут эчендә көрәшүче уллар үстергән әти-әниләргә, солдатларыбызга гуманитар ярдәм әзерләүче ветераннарга олы рәхмәт сүзләрен белдерде.
Чыгышлар тәмамлангач, җитәкчеләребез актив эшчәнлек алып брган райондашларыбызга төрле дәрәҗәдәге мактаулар тапшырды.
Ахыргы минутлар да истә калырлык булды, «Халык иҗаты» конкурсы җиңүчеләренә дипломнар һәм акчалата бүләкләр бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев