1 ноябрь 2023 яңалыклары
-
Синоптиклар иртәгә Актанышта явым-төшем көтелмәвен хәбәр итә
Иртәгә, 2 ноябрь көнне Актаныш районы территориясендә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе хәбәр итте.
-
Көзге каникул лагеренда: Яңа Әлем мәктәбенә ведомствоара белгечләр килде
Көзге каникулларда мәктәпләребездә мәктәп яны лагерьлары эшли. Бүген Яңа Әлем мәктәбендәге ял үзәгенә ведоствоара вәкилләр килде. Укучылар белән «Игелек үзәге» белгечләре һәм ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова мавыктыргыч очрашу уздырды.
-
Районыбызның авыл хуҗалыгы тармагына быел сигез яшь белгеч эшкә кайтты
Авыл хуҗалыгы юнәлешендәге югары уку йортлары, техникумнарны тәмамлап районыбызга эшкә кайткан яшь белгечләр- безнең киләчәгебез. Алар районыбыз хуҗалыкларында, аграр тармактагы оешмаларда ветеринария табибы, зоотехник, ветеринария фельдшеры, механизатор, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау слесаре һөнәрләрендә хезмәт юлларын башлап җибәрде.
-
Актаныш районы игенчеләре 84, 1 мең тонна ашлык җыеп алды
2023 нче урак елы нәтиҗәләре буенча Актаныш районы игенчеләре 84, 1 мең тонна ашлык җыеп алды. Бер гектар мәйданга 22.2 центнер бөртеклеләр туры килә.
-
27 октябрь – 3 ноябрьгә йолдызнамә
Кеше сүзен аяк астына салып таптамыйм, дип йөгерүегезне туктатыгыз. Үзегезнең дә киштәдә тузан җыеп яткан эшләрегез хәйран бит.
-
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның хезмәт хакы 210 мең сумга җитте
Украинада махсус хәрби операциядә катнашучыларның айлык хезмәт хакын 1 октябрьдән 10,5 процентка индексацияләделәр.
-
АО «Транснефть — Прикамье» повысило надежность производственных объектов в трех регионах
АО «Транснефть — Прикамье» завершило плановые ремонты на нефтеперекачивающих станциях (НПС) и линейной части магистральных трубопроводов (МН), расположенных на территории Пермского края, Республик Татарстан и Удмуртия.
-
Нәфис Сәлимгәрәев: Һава шартлары белән көрәшеп хезмәт куйган авыл кешесенең бәйрәм итәргә тулы хокукы бар
Иртәгә районыбызда зур бәйрәм- Уңыш бәйрәме. Бу көнне туган җиребездә мул уңыш үстергән игенчеләр, иртә таңнан фермаларга ашыгучы терлекчеләр, авыл хуҗалыгы тармагында тиешле дәрәҗәдә эш оештырган җитәкче-белгечләр хөрмәтләнәчәк. Бәйрәмгә әзерлек тулы куәтенә гөрли. Нәкъ тә шундый куанычлы мәшәкатьләр белән янып йөргәндә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев белән әңгәмәләшеп алдык.
-
Саклап куйыйк- Ноябрь аена намаз вакыты
Хөрмәтле дин кардәшләребез, игътибарыгызга Актаныш районы мөхтәсибәте әзерләгән намаз вакытын тәкъдим итәбез.
-
«Умырзая» балалар бакчасы юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүдә республикага үрнәк
«Интеллект» инновацион белем бирү технологияләре үзәге «Юл әлифбасы» юл хәрәкәте иминлеге республика конкурсында районыбызның беренче санлы » Умырзая» балалар бакчасы зур активлык белән катнашты. Нәтиҗәләре дә бик күркәм!