Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Көзге каникул лагеренда: Яңа Әлем мәктәбенә ведомствоара белгечләр килде

Көзге каникулларда мәктәпләребездә мәктәп яны лагерьлары эшли. Бүген Яңа Әлем мәктәбендәге ял үзәгенә ведоствоара вәкилләр килде. Укучылар белән «Игелек үзәге» белгечләре һәм ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова мавыктыргыч очрашу уздырды.

"Бу очрашу балаларга кызыклы да, файдалы да булды", ди Ләйсән Рәдиф кызы. 

Республикабызда информацион технологияләртормышыбызның һәр өлкәсендә уңышлы кулланыла. Мәсәлән, юл йөрү кагыйдәләрен хәзер "Сакла" порталындагы мультфильмнар аша да өйрәнеп була. ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова укучыларга әлеге порталга ничек керергә, видеоматериалларны ничек карарга кирәклеген аңлатты. 

Тиздән, 4 ноябрь -Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтеләчәк. Туган илебезне ярату, аның законнарын хөрмәт итү, Ватаныбыз территориясендә нинди милләтләр яшәве турында балаларга "Игелек үзәге" белгечләре сөйләде. Татарстан Республикасы Рәисенең бу уңайдан эшчәнлеге балаларга үрнәк итеп таныштырылды. 

Очрашу сыйныфтагы барлык балалар һәм укытучылар белән "Мин яратам сине, Татарстан" җырын башкару белән төгәлләнде.

Дәрес ахырында Ләйсән Мөхәммәтова укучыларга яктылык кайтаргыч элементлар, юл йөрү кагыйдәләре язылган белешмәлекләр таратты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев