«Умырзая» балалар бакчасы юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүдә республикага үрнәк
«Интеллект» инновацион белем бирү технологияләре үзәге «Юл әлифбасы» юл хәрәкәте иминлеге республика конкурсында районыбызның беренче санлы » Умырзая» балалар бакчасы зур активлык белән катнашты. Нәтиҗәләре дә бик күркәм!
"Сынлы сәнгать" номинациясендә Динислам Сәетов һәм Эллария Сәетова беренче, Гөльяз Гыйльметдинова икенче урынга лаек булдылар. "Методик копилка" номинациясендә тәрбияче Резеда Низамова, Миләүшә Мәзнәбиеваның проектларына икенче урын бирелгән. Резеда Ильяс кызы "Музыкаль иҗат" номинациясендә беренче урынны яулый. Миләүшә Роберт кызы Укытучыларның интернет-порталы үткәргән "Юл йөрү кагыйдәләре" конкурсында да җиңүгә ирешә.
Бу хакта безгә ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова хәбәр итте.
Актанышның беренче санлы балалар бакчасыннан "Умырзая" балалар бакчасы коллективын чын күңелдән уңышлары белән котлыйбыз, киләчәктә дә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүдә, балалар иминлеген булдыруда армый-талмый хезмәт итәрсез дигән ышанычта калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев