Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Татарстан Яшьләре

Районыбызның авыл хуҗалыгы тармагына быел сигез яшь белгеч эшкә кайтты

Авыл хуҗалыгы юнәлешендәге югары уку йортлары, техникумнарны тәмамлап районыбызга эшкә кайткан яшь белгечләр- безнең киләчәгебез. Алар районыбыз хуҗалыкларында, аграр тармактагы оешмаларда ветеринария табибы, зоотехник, ветеринария фельдшеры, механизатор, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау слесаре һөнәрләрендә хезмәт юлларын башлап җибәрде.

Иртәгә булачак Уңыш бәйрәменә быел районыбызның авыл хуҗалыгы тармагына эшкә кайткан сигез яшь белгеч тә чакырулы.
 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев аграр тармагының киләчәген тәшкил итүче яшьләребезгә хөкүмәт тарафыннан күрсәтелүче ярдәмнәр турында сөйләде:

- Быел авыл хуҗалыгы юнәлешендәге югары уку йортлары, техникумнарны тәмамлап районыбызга эшкә кайткан яшь коллегаларыбыз- безнең киләчәгебез. Аларга лаеклы хезмәт хакы түләнә. Яшь белгечләргә район авыл хуҗалыгы идарәсе ходатайствосы нигезендә дәүләт программасы белән йорт салу буенча ярдәм күрсәтелә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 300 мең сум күләмендә бер тапкыр акчалата булыша. Шулай ук бер ел дәвамында ай саен хезмәт хакларына акчалата өстәмә түләү каралган. 

Алдагы елларда да аграрийлардагы хезмәт коллективлары яңарыш кичерәчәк. Бүген республикабызның авыл хуҗалыгы юнәлешендәге уку йортларында Актаныш районыннан юллама белән 27 студент белем ала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев