Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Быелгы смотр концерты халкыбызга бишекләрне, аларның тарихын, йолаларын кайтарды

Районыбызда бу көннәрдә бик матур итеп узып баручы авыл үзешчән сәнгать коллективлары арасында смотр-конкурсы халкыбызны бишекләр дөньясына сәяхәт иттерде, тамашачыларны тал бишектә тибрәлеп үскән чакларына алып кайтты.

Гомер-гомергә тату, матур гаиләнең өй түрен бишек бизәгән.

Нәсел дәвамчысының якты дөньяга аваз салуы гаиләнең, ир-белән хатынның, әби-бабай, кода-кодагый, дус-туганнар арасын тагы да якынайткан, берләштергән. Бишек үзе, бишек япмасы, бишек җырлары, бәби юрганы, бәби мендәре, бишек чыбылдыгы, баланы «авызландыру», «Кендек әби», табынга кую өчен баллы камыр ризыгы пешерү, бәби каршылау, бәби күчтәнәче, исем сайлау, исем кушу, изге теләкләр теләү, бишек җырларын көйләү баланы кечкенәдән шәхес итеп формалаштыруда үзенең зур ролен үтәгән.
Смотр-конкурста катнашучы барлык мәдәният йортлары, клуб коллективлары әлеге йолабызны, гореф-гадәтебезне искә төшерүдә, кабат халыкка кайтаруда колачлы эш башкарды. 

Район смотры жюрие рәисе урынбасары, «Актаныш муниципаль районы үзәкләштерелгән клублар системасы» директоры Альбина Гайнетдинова мәдәният хезмәткәрләренең быелгы смотрга аеруча ныклы әзерлек белән килүләрен әйтте:

— Районыбыз үзешчән сәнгать коллективлары смотр концертларының сыйфаты елдан ел яхшыра. Быелгы смотрда «Тарихи бишек» этнографик күргәзмәсен тәкъдим иткәннән соң, һәр елдагыча үзешчән артистларыбыз барлык жанрларны үз эченә алган концерт та күрсәттеләр. Гаилә елы булгач, гаиләләр белән чыгыш ясаучылар күп иде. Зоналардагы концертларны карагач, урыннар чыгарабыз. 12 апрель көнне, әгәр, вакыты үзгәрмәсә, Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда йомгаклау концертын куярга исәплибез. Һәр җирлектә талантлы кешеләребез бар. Бу концертта аларның иң матур чыгышларын күрсәтергә уйлыйбыз, -диде Альбина Финус кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев