Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Язгы чорда юл куркынычсызылыгы кагыйдәләрен үтисеңме?

Язгы-җәйге чорда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары күзгә күренеп арта. Бу турыдан-туры урамнардагы хәрәкәткә бәйле- гадәттә, язын җирләр кипшертә башлауга кышын йөрми торган машина йөртүчеләр дә юлга чыга. Болар - шәхси транспорт чаралары, мотоцикллар, мотороллерлар, мопедлар хуҗалары. Моннан тыш, коры кояшлы һава торышында машина йөртүчеләр зуррак тизлек белән йөриләр. Шуңа өстәп велосипедта йөрүчеләр барлыкка килә, күпчелек очракта - алар балалар һәм яшүсмерләр.

 Югары Яхшый мәктәбендә узган очрашуда ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова укучыларга язгы чорда юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлатты. Ләйсән Рәдиф кызы укучылар белән юл йөрү кагыйдәләре, велосипед, самокат, скутерда йөрү турында әңгәмә корды.

-Һәр бала яктылык кайтаргыч беләзеккә ия булды, башлангыч классларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү өчен эш дәфтәрләре таратылды. Укучылар белән очрашудан соң әти- әниләр белән дә әнгәмә кордык, чөнки бала әти- әни үрнәгендә яши, балалар белән әңгәмәләр корып, кагыйдәләрне кисәтү, өйрәтү әти- әнинең бурычы. Юл хаталарны кичерми, игътибарлык, саклык сорый. Без- өлкәннәр гел бергә, бердәм булып, балаларыбызга үрнәк күрсәтеп яшик, дип хәбәр итте безгә, үзхәбәрчебез Ләйсән Мөхәммәтова.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев