Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Район башлыгы Ленар Зарипов техникум укытучыларын бәйрәм белән котлаганда: Минем дә биредә укыйсым килгән иде (фото һәм видео)

Районыбызда укытучылар көнен бәйрәм итү технология техникумыннан башланды. Районда, республикага аграр тармак белгечләрен әзерләүдә яхшы даны еракларга таралган технология техникумы өлкәннәрен һәм укытучыларын районыбыз башлыгы Ленар Зарипов тәбрикләргә килде.

         

       Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов бәйрәм тәбрикләүләрен ирештергәнче ил-көнебездәге вәзгыятькә тукталды: 

- Хөрмәтле яраткан укытучыларыбыз! Һәр иртәне хәерле булсын дип башлыйбыз. Дөньялар имин булсын иде, хәрби хезмәткә алынган егетләрне Аллаһы Тәгалә үзе сакласын иде, дибез. Районыбыз егетләре дә хезмәткә китте, аларның һәрберсенә, балаларына, гаилә әгъзаларына бездән ярдәм күрсәтеләчәк. Балаларына мәктәптә бушлай туклану, бакчага бушлай йөртү, төрле түгәрәкләргә, бассейнга йөрткәнгә дә мобилизацияләнгән егетләрнең балалары өчен акча алынмаячак. Без үзебезнең кулдан килгәнен дә, килмәгәнен дә эшләячәкбез, ярдәм күрсәтәчәкбез.

               Бәйрәм тантанасы башланганчы, районыбызның, технология техникумының үткәнен клиплардан бер кат күздән кичердек. Ленар Рафак улы әлеге уңайдан да үз фикерләре белән уртаклашты:

 - Элек барысы да "Булсын!", дип эшләгәннәр, уңайлыклар булмаса да, зарланмаганнар. Өлкәннәребез, Сезнең шул вакытта салган нигезегез һаман да ныклы. Без, әллә ни үзгәртмичә, шул булган нигезләргә таянып, хәзерге дөнья таләпләренә туры китереп, үзгәртеп нәрсәдер эшлибез. Моның өчен Сезнең алда баш иеп, рәхмәтемне әйтәм.                           Ветераннарыбызны өлкәннәр көне белән котлыйм. Алда да безнең урамнарның яме булып, балаларыгызны сөендереп  яшәргә язсын иде. Дөресен әйтергә кирәк, минем дә вакытында СПТУда укыйсым килгән иде, әмма барып чыкмады. Без мәктәптә укыганда училищега килеп ярышларда катнаша идек. 

       Техникум- районыбыз яшьләренә белем бирүдә төп һөнәри баскыч ул. 2021-2022 нче уку елында техникумны тәмамлаган 90 студентның 16-сы югары уку йортына укырга керү зур күрсәткеч. Монда укыган егетләр һәм кызлар ут өертеп хуҗалыкларда, сәнәгать оешмаларында эшлиләр. 

           Хөрмәтле укытучылар, өлкәннәр! Мәктәп һәр баланың тормышында, гаиләдән кала, дөрес уй-фикергә өйрәтә. Балалалрга гомерләрен бирердәй булып белем биргән укытучыларыбыз! Куйган хезмәтегез өчен зур рәхмәт!- дип мөгаллимнәргә, өлкәннәргә чиксез хөрмәтен белдерде Ленар Рафак улы. 

         

       Технология техникумының бер төркем укытучылары Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының, Актаныш муниципаль районы башлыгының Мактау кәгазьләренә, Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Хөкүмәтебез бүләкләрен алдынгыларга Ленар Зарипов тапшырды.

             

         Технология техникумы директоры Ландыш Шәмсунова да коллегаларын бәйрәмнәр белән котлап, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, укытучыларга, юбилейларын каршы алучы хезмәткәрләргә, ветераннарга кулларын кысып техникумның тәбрикнамәләрен бирде. 

                          Бәйрәм чарасын районыбызның җырчы йолдызлары- Сирина Исламова, Лилия Хөсәенова үзләренең дәртле, мәгънәле җырлары белән ямьләде.  

Һәм, әлбәттә инде, кичә технология техникумы егет-кызларының җыр-биюләре белән үрелеп барды.

 

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ".

Раил ХАРИСОВ фотоларын  әлеге сылтамага кереп тә карагыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев