Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Волонтер райондашларыбыз Татарстан Республикасы хәрбиләренә гуманитар ярдәм күрсәтү проектына кушылды

Республикабызның берничә шәһәрендә хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнүчеләргә ярдәм җыю, илтү кебек волонтерлык хәрәкәте оешып китте. Әле авыл районнары арасында мондый хәрәкәтне башлаучылар моңа кадәр юк иде. Актанышның кыю кызлары Алинә Закирова белән Гөлинә Галимова Чаллы шәһәрендәге волонтерлар үрнәгендә районыбызда да волонтерлык хәрәкәтенә нигез салдылар.

                   Алинә Закирова тумышы белән Татар Ямалысы авылыннан. Татарстан Республикасы хәрбиләренә гуманитар ярдәм күрсәтү проекты турында ишетүгә аларның нинди эшләр башкаруларын гел күзәтеп барган.

- Иске Кормашта яшәүче Рамил абый Актанышта да шундый фонд бармы дип сорагач, волонтерлыкны эшләтеп җибәрергә кирәк дигән фикергә килдем. Минем кебек уйлаучылар тагын бар икән. Блогер Алмаз Нурлыев һәм "Бакчачы" кибете хуҗасы Гөлинә Галимова да бу идеягә кушылдылар, ярдәм җыю турындагы хәбәрне райондашларга җиткерделәр. Алия Юрьева, Илүзә Әминова да ярдәм кулын суза, -ди Алинә Закирова. 


          Актаныш волонтерларына район халкы  тиз бозылмый торган азык-төлек, консервалар, носкилар, йон оеклар, дару препаратлары алып килә.

Аларны кызлар төренә карап аерым-аерым төргәклиләр, тартмаларга тутыралар. Тышларына язылган посылкаларны Чаллы шәһәрендәге пунктка китереп тапшыралар.

Күчтәнәчләр, башка ярдәмнәр хәрби хезмәттәге хәрбиләр дәвалана торган госпитальләргә, Луганск шәһәренә озатачаклар.


          Кызлар райондашларыбызның киң күңелле, игелекле булуларына бик тә рәхмәтле. "Өйдән килеп алсагыз иде, дип ярдәм тәкъдим итүчеләргә ничек каршы киләсең, авылларга да чыгып азык-төлек алып кайттык. Акчалата да булышучылар арта тора",-ди волонтер Гөлинә Галимова.


                        Игелекле кызларның үзләренә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Сезнең ярдәмегез күпләрнең җаннарын җылытыр, яшәүгә рухландырыр дигән ышанычта калабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев