Хезмәт һәм уңыш белән ирешелгән Актаныш горурлыгы!
Халыкара хатын-кызлар көне — 8 Март бәйрәме алдыннан без сезне Актаныш районының күренекле эшмәкәре, патриот хатын-кыз Айгөл Фәрит кызы Гыйздәтуллина белән таныштырабыз.
Хезмәт юлын Айгөл социаль яклау бүлегендә белгеч булып башлый, аннан соң 16 ел шул бүлектә җитәкче вазифасын башкара. Район халкына социаль өлкәдә хезмәт күрсәтә.
Тормыш һәм заман үзгәрешләре яңа мөмкинлекләргә юл ачкан чорда, 2013 елда Айгөл гаиләсе белән бергә 50 ел элек төзелгән Актаныш икмәк комбинатын яңача эшләтеп җибәрә.
Бу эштә Гыйздәтуллиннарга бик күп яңартулар кертергә туры килә: газ кертү, яңа җиһазлар урнаштыру, сату челтәрен оештыру. Бүген «Кайнар икмәк» бренды белән Актаныш районында 5 кибет эшли.
Көннән-көн яңа алымнарны өйрәнәләр, кулланылышка кертәләр, нәтиҗәдә 122 төр экологик яктан чиста, консервантларсыз продукция тәкъдим ителә. 2025 елда оешма тарафыннан 122 миллион сумлык 1081 тонна продукция җитештерелгән. Продукцияне Актанышта гына түгел, күрше районнарга - Чаллы, Минзәлә, Мөслим, Башкортостан Республикасына да җибәрәләр.
Милли ризык — чәкчәк — аерым игътибарда. Актаныш бренды булган чәкчәккә хәтта чит илләрдән заказлар килә: Актаныш чәкчәге Австралия, Шанхай, Индия, Казахстан, Үзбәкстан һәм башка илләрнең өстәлләрен бизи.
Айгөл һәм аның командасы район, республика чараларында даими катнаша, җитештерелгән ризыкларын күрсәтә, милли бәйрәмебез Сабантуйларда тәкъдим итә. Моннан тыш, Гыйздәтуллиннар махсус хәрби операция башланган көннән үк солдатларга гуманитар ярдәм күрсәтә, аларга туган як җылысын оазаталар, җиңүгә рухландыралар.
Айгөл Фәрит кызы тормышын һәрчак халыкка хезмәт итү белән бәйләгән ханым. Бүгенге көндә дә иртән-иртүк яңа гына пешеп чыккан, өстәлләргә куелган авыл икмәге аңа хезмәтеннән канәгатьлек хисе бирә.
— Күңелгә хуш килгән хезмәтең булу — үзе зур бәхет ул, — ди Айгөл.
8 Март аның өчен яз, яңарыш һәм өмет бәйрәме. Айгөл барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлап, бәхет, шатлык һәм иң мөһиме — дөньяга тынычлык тели.
— Яз куанычлар гына алып килсен, дөньяда тынычлык урнашсын! — ди Айгөл, балалары бүләк иткән язгы чәчәкләр гөлләмәсе һәм бүләкләрне шатлык белән кабул итеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев