Актаныш

Актаныш районы

16+
Хакимият сәгате

Актаныш районы башлыгы Ленар Зариповның бәйрәм котлавы

Кадерле гүзәл затларыбыз! Сезне язның беренче бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.

 

Кояш кебек ягымлы, игелекле, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәй нәфис затларыбызга, яраткан әниләребез, әбиләребезгә, тормыш иптәшләребезгә, апа-сеңелләребезгә күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләремне җиткерәм. 

 

Язгы кояш нурына күмелгән бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана булу бәхете, хатын-кызга ихтирам һәм гаилә традицияләренә тугрылык кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба.  

 

Сугыш вакытының һәм сугыштан соңгы чорның кыенлыкларын үз җилкәләрендә татыган апаларыбызга, бүгенге көндә Ватан сагында торган улларына, тормыш иптәшләренә көч һәм яшәү мәгънәсе биргән апаларыбызга, сеңелләребезгә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. 

 

Хатын-кызның роле тормышта да, гаиләдә дә гаять зур. Алар авыл хуҗалыгында, мәгариф, мәдәният, сәнәгать һәм башка өлкәләрдә актив хезмәт куялар. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр, җирле үзидарә органнарында, хакимият структураларында эшлиләр. Безнең уртак бурычыбыз – аларга рухи яктан һәм һөнәри үсештә ярдәм итү. Без күп балалы әниләргә, ятим балаларга гаилә җылысы бүләк иткән барлык хатын-кызларга ихластан рәхмәтлебез.

 

Хатын-кыз - яшәү символы ул. Алар ышаныч һәм өмет, сабырлык һәм эчкерсезлек, зирәклек һәм гафу итә белү кебек асыл сыйфатларга ия.

 

Кадерле гүзәл затларыбыз, һәрвакыт елмаеп яшәгез, бәхет-шатлыклар һәрбер көнегезне язгы кояш кебек якты итсен. Кояш кебек балкып, күңелләрне җылытып, якын кешеләрегезнең игътибарын тоеп, бәхетле яшәгез. Гаиләләрегезгә иминлек, сәламәтлек һәм муллык телим.

 

Ихтирам белән,

Актаныш муниципаль район Башлыгы Л.Р. Зарипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев