Иске Сәфәр авылы мәдәният йорты җитәкчесе Илдус Харунов «Выше облаков» конкурсының «Халык вокалы» номинациясендә Гран-При иясе булды. Жюри аның талантын югары бәяләде һәм артистка Сочи шәһәрендә узачак ноябрь бәйрәмендә чыгыш ясарга чакыру тапшырды.
Вокал осталыгы буенча Самат Фәхриев Иске Сәфәр авылы өчен чыгыш ясап, I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
Кечкенә биюче кызларыбыз — Әминә Габдрахманова һәм Айзилә Бәхтиева — осталыклары белән жюрины әсир итте. Кызларыбыз «Хореография» номинациясендә II дәрәҗә лауреат булдылар.
Җиңүчеләрне чын күңелдән тәбрик итәбез .
-Бию остазы Нияз Бәшәровка һәм сәхнәдә чыгыш ясаган балаларнын әти-әниләренә ярдәмегез, сабырлыгыгыз өчен рәхмәт әйтәбез,- ди Илдус Харунов.
Нет комментариев