Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Татарстан Республикасы чаңгычылары 2023-2024 елгы Россия Кубогының гомуми команда зачетында җиңде

Татарстан Республикасы чаңгычылары 2023-2024 елгы Россия Кубогының гомуми команда зачетында җиңде.

Россия Кубогына чаңгы ярышлары 7 нче тапкыр уза, аларда  Татарстан чаңгычылары 6 нчы ел рәттән чемпион калды. Әле кичә генә, 7 апрель көнне спортчыларыбыз  Мурманск өлкәсенең Кировск шәһәреннән җиңүләр белән кайтты. 

Республикабыз командасының зур уңышларга ирешүендә, республикада чаңгы спортын үстерүдә якташыбыз, Татарстан Республикасының чаңгы  федерациясе җитәкчесе, "Челтәр компаниясе" генераль директоры Илшат Фәрдиевнең өлеше искиткеч зур. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов үзенең телеграм битендә Илшат Шәех улын һәм Татарстанның җыелма командасын зур җиңүләре белән ихлас котлап, хөрмәт сүзләрен җиткерде. 

Сезон дәвамында безнең спортчылар 27 медаль яулый: 2 алтын, 8 көмеш һәм 17 бронза медальләр. Бу системалы рәвештә алып барылган көндәлек авыр хезмәт нәтиҗәсе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев