Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Хезмәтегез өчен рәхмәт

6 май көнне Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында сугыш чоры балалары, тыл ветераннары өчен концерт программасы күрсәтелде.

 

Әлеге чарага килгән  апа-
абыйларның яшьләре шактый булса да, сугыш чорында күргән авырлыкларны алар оныта алмый. 

Ул вакытлар искә төшсә, бугазларына төер, күзләренә яшь тыгыла. 

Аларның күбесе туу белән, яисә бик яшьли әтисез калып, ятимлек ачысын татып үскән. Беләкләре дә ныгымаган килеш тормыш арбасына җигелгән. Әтиләре исән кайтканнар да ачлык, ялангачлыкны татыган. 

Бүген инде аларның сафлары да көннән-көн сирәгәя бара. 

Бәйрәм барышында алар район мәдәният йорты хезмәткәрләренең чыгышларын бар күңелләрен биреп карадылар. 

Ветераннарны Җиңү көне белән район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм 
Ильясов  тәбрик итте. 

–  Җиңү безгә җиңел бирелмәде. Егерме меңгә якын райондашыбыз сугышка китә. Шуларның тугыз меңнән артыгы әйләнеп кайтмый. Бу безнең өчен зур югалту. Тылда булган апа-әбиләребез дә җиңүне якынайту өчен бар тырышлыкларын куйдылар. Район башлыгы, шәхсән үз исемемнән сезнең хезмәтегез өчен рәхмәтебезне әйтәбез. 

Без тарихны онытырга тиеш түгелбез. Аның турында балаларыбызга да җиткереп 
калырга тиешбез. Еллар үткән саен җиңүнең кадере арта гына бара. Сезгә сәламәтлек, тыныч картлык телим, –   диде. Рафис Фарсыев, Татар Ямалысы авылыннан:

–  Мин 1942 елның 18 февралендә туганмын. Әти инвалид булгач, сугышка алмадылар. Миңа ике яшь вакытта әни вафат булган. Мине әби белән бабай карап үстерделәр. 1953 елда әти дә вафат булды. 1955 елда бабай да үлде. Җиде класс белем алдым да, эшли башладым. Колхозда дуңгыз көтүе көттем. 

Хәзерге тормышлар бик әйбәт. Ил-көннәребез тыныч булсын. Яшьләргә сәламәтлек телим. Тәүфыйклы булсыннар.

 

Әлүсә апа Сираҗетдинова:

– Иске Кормаш авылыннан килдем. 1939 елның 6 нчы ноябрендә тудым. Участокта ветеринария табибы булып эшләдем. Безгә сугыштан соңгы авыр еллар туры килде. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, ике кызны сарык карарга куйдылар. Сарыкларны бәрәнләтегез, көтүгә дә чыгасыз, диделәр. Шул сарыклар белән бергә ашап, эчеп яттык. Шуңа сәламәтлегебез дә нык какшады. Хәзер тормышлар нык рәхәт.

Рузилә ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев