Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Балалар бакчасы шахматчылары

Актанышның “Алтынчәч” балалар бакчасында 2007 елдан бирле шахмат түгәрәге эшли.

Бакчада тәрбияләнүчеләр әлеге спортны бик тиз үзләштерә, диләр. Бу, беренче чиратта, ата-
аналар белән бердәм эшчәнлекнең нәтиҗәсе дип аңлаттылар. Хәзерге көнгә кадәр түгәрәкнең эше дәвам итә, остазлары – Илдар Имамов.

– Ул – үз эшенең остасы, фанаты. Кызыксындырып, төрле алымнар кулланып, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга индивидуаль якын килеп оештыра түгәрәкне; нәтиҗәсе дә бар. Балаларыбыз быелгы уку елында гына да берничә республикакүләм турнирда җиңүче булдылар. Раяз Закирҗанов, Искәндәр Дәүләтов Казан, Зәй, Минзәлә шәһәрләрендә үткән турнирда II, III, IV   урыннарны алып кайттылар. Без алар белән чиксез горурланабыз. Иң зур рәхмәтебез Илдар Сәрдәр улына, ата-аналарга, тәрбиячеләргә – алар бердәм булып, балаларны шахматка тарталар, ярышларда катнаштыралар, – диде “Алтынчәч” балалар бакчасы мөдире Альфира Харисова.

Мәктәпкә әзерлек төркеменнән – 11, зурлар төркеменнән 6 бала шушы түгәрәктә шөгыльләнә. Шахмат уйнаган бала беркайчан да югалмый. Мәктәпкә киткәч тә аларда, иң беренче чиратта, фикерләү сәләте, зур тизлек белән барган тормышка яраклашу сәләте барлыкка килә. Бакча яшеннән үк Актаныш спорт мәктәбенә кушылалар. Мәктәптә укый башлагач, тагын да күбрәк шөгыльләнеп, үзләренең шахмат уйнау осталыкларын арттыралар. 

 

ЯРЫША-ЯРЫША ОСТАЛЫК АРТА

 

25 апрель көнне балалар иҗат үзәгендә “Алтынчәч” балалар бакчасының шахмат турниры уздырылды. Анда 16 бала көч сынашты. Бу чара инде гадәткә кергән. Җиңүчеләргә призлар, грамоталар әзерләгәннәр. Урыннар кызлар һәм малайлар арасында аерым чыгарыла.

Чараның инициаторы – тренер Илдар Имамов. Шахмат түгәрәгенең еллык эшчәнлеге йомгаклана. Алар ничек шөгыльләнәләр, нинди осталыкка ирешәләр, ел буена сузылган вакытлары заяга узмаганмы – шуларны ата-аналарга күрсәтү максаты күздә тотылган. 

Ландыш Закирҗанова:

– Улым Раяз Закирҗанов балалар бакчасына йөри, менә ике ел инде шахмат түгәрәгендә шөгыльләнә. Бик теләп, шатланып, яратып йөри. Шахмат түгәрәген көтеп алабыз. Улымның Казан, Минзәлә, Алабуга, Зәй шәһәрләрендә үткәрелгән турнирларда катнашып алган мактаулы урыннары бар. Без, ата-аналар, һәр балага индивидуаль якын килеп, үз эшен яратып башкарган остазыбыз Илдар Сәрдәр улына, шөгыльләнергә мөмкинлек биргән “Алтынчәч” балалар бакчасы җитәкчесе Альфира Максут кызына рәхмәтлебез. Аларга алдагы эшләрендә уңышлар телибез.  

Үзем шахматны бик аңлап бетермим, әмма балам тиз өйрәнде. Әлеге түгәрәккә зурлар төркемендә чагында кушылган иде, уеннар бакчаның үзендә алып барыла. Мәктәпкәчә әзерлек төркемендә балалар иҗат үзәгенә килеп шөгыльләнделәр. Өйдә әтисе белән уйный. Хәзер улыма 7 яшь, ул инде әтисен дә, дәү әтисен дә җиңә. Казанда авыл балалары арасында үткәрелгән республика бәйгесендә III урын алды.  

 

БЕР ҖИРДӘ ДӘ 

ЮГАЛЫП КАЛМЫЙЛАР

 

Илдар Имамов “Алтынчәч”тән чыккан яшь шахматчылар турында сөйләде:

– Уңышка ирешкән балалар билгеле, алар халык телендә. Шушы балалар бакчасында тәрбияләнеп, 3-4 ел элек чыккан балаларыбыз бар, берничәсен генә әйтеп үтәм. Замира Галиева 2022 елда Россиянең абсолют чемпионы исемен яулады. 50 кеше арасында I урын алды. Регина Бакирова үзенең осталыгын малайлар арасында сынап карады. Ул – командада Россия чемпионы, призлы урынга керде. Румия Имамова – Татарстан чемпионы. Имамовлар белән бергә республика гаилә командалары ярышында ул да катнашты. Алар быел призлы урынга ирештеләр, узган ел чемпион калган иделәр. Амелия Зиннурова Россия чемпионатында III урын алды.

– Сезнең төп максат?

– Бәлки киләчәктә шахматчы булып та китмәсләр. Әмма бала бәләкәйдән эшләргә өйрәнергә тиеш. Төп юнәлешебез – баланы хезмәткә өйрәтү: утырып эшләргә, уңышка ирешү өчен көндәлек шөгыльләнеп барырга, түземлелеккә, максатчанлыкка. Һәр чирек саен без аларның мәктәптә алган билгеләре белән кызыксынабыз. Узган елгы чыгарылыштан мәктәпкә укырга кергән 14 укучы быел балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнде.  Шушы балалар бакчасыннан чыккан 3 шахматчыбыз бишлегә генә укый. Шахмат яхшы укырга, үсешкә ирешергә ярдәм итә. Якты киләчәк көтә аларны, чөнки эшләргә өйрәнеп үсәләр.

– Нинди проблемалар күрәсез?

– Безнең районда, кызганыч, шартлар әлегә бер генә балалар бакчасында тудырылган. Шахматлар, күрсәтү такталары, күргәзмәлекләр урнаштырылган. Саба районын үрнәк итеп күрсәтәсем килә. Анда биш тренер шахматка өйрәтә, алты балалар бакчасында шахмат түгәрәге эшли. Шимбә көнне бөтен бакчалардан да җыеп, автобус белән, билгеле бер урынга алып киләләр. Монда шахмат уйнаталар, ашаталар. Без шушы шартларны үзебез күреп кайттык. 

– Кечкенәдән тактада җиңәргә өйрәнгән баланың киләчәге нинди?

– Алар соңыннан башка төр спортны сайласа да югалмыйлар, үз-үзен күрсәтә ала. Әле күптән түгел генә дзю-до көрәше буенча ачык дәрес карарга бардык. Иң яхшы уңышка ирешкән ике дзюдочы безнең шахматчылар иде. Хоккей тренерлары да безнең шәкертләрнең фикерләү сәләтен югары бәяли.

Филиза ГОМӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев