Чуракай мәктәбе укучылары Ижау шәһәренә экскурсиягә барды
Чуракай мәктәбе укучылары һәм укытучылары яңа уку елын сәяхәт белән башлап җибәрде. Кичә җыйнаулашып коллектив белән Ижау шәһәренә экскурсиягә бардылар.
Чуракай төп белем бирү мәктәбе һәм аның бүлекчәсе- Әгъбәс башлангыч мәктәбендә 2023-2024 нче уку елында 32 бала белем ала. Укучыларның мәктәптәге тормышын кызыклы, файдалы һәм заманча тенденцияләргә баету өчен дирекция бар мөмкинлекләрне дә эшкә җигә. Укучыларны Удмуртиянең башкаласы Ижауга экскурсиягә алып бару, шәһәрнең күренекле урыннары белән таныштыру аларның күзаллавын арттыру, үстерү максатыннан оештырыла да инде.
Экскурсиячеләр Ижауның данлыклы зоопаркында экзотик хайваннар һәм кошларны карадылар, Россия, ерак чит илләрдә яшәүче киек җанварлар, бай табигать дөньясы укучылар күңелендә якты тәэсирләр калдырды. Заманча аттракционнар, шәһәр паркы территориясе дә бик матур, зәвыкле. М.Т. Калашников исемендәге ату коралы музей-күргәзмә комплексында экскурсовод егет һәм кызларны батырларның данлы тормыш юлы белән таныштырды.
Мавыктыргыч сәфәр вакытында балалар күп кенә кызыклы яңалыклар белделәр.
Мәктәп директоры Дилбәр Нәбиева экскурсиягә бару өчен автобус белән тәэмин иткән иганәче- "Ак барс банк"ның Актаныштагы бүлеге җитәкчесе Рубин Хәмидуллинга укучылар, укытучылар һәм ата-аналар исеменнән олы рәхмәтен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев