Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Бәлки бүтән ботакны сайларсыз? 8-15 сентябрьгә йолдызнамә

Бу атна үзгәрешләргә бай булырга охшап тора. Үз көчегезгә ышаныч артыр, һәм сез катлаулы һәм җаваплы эшне җиңел башкарып чыгарсыз.


Кучкар (21 март — 20 апрель)

Күңелегез тартмаган эшне эшләмәгез. Күндәмлегегездән файдаланырга юл куймагыз. Кире, үҗәт дисәләр дисеннәр, барыбер үзегезчә эшләгез. 

Үгезбозау (21 апрель — 20 май)

Барысын да күңелегезгә якын кабул итмәгез. Үзегезнеке дип санаган проблемалар сезнеке генә түгел. Аларны кеше җилкәсенә дә салып була.

Игезәкләр (21 май — 21 июнь)

Кирәкмәгән уйлар уйларга ничек көчегез һәм вакытыгыз җитә?! Көннәрегезне файдалы итеп үткәрергә тырышыгыз. Якын дустыгыз белән күрешү кәефегезне күтәрер.

Кысла (22 июнь — 22 июль)

Вак детальләргә игътибар итүегездән туктап, вазгыятьне тулаем күзалларга тырышып карагыз әле. Эшләрегез ничек алга киткәнне үзегез дә сизми калырсыз.

Арыслан (23 июль — 23 август)

Агач кәүсәсенең югары очы сынган икәнен күрә торып өскә таба үрмәләвегездән туктагыз. Максатыгызга барып җитмәү генә түгел, егылып имгәнүегез дә бар. Бәлки бүтән ботакны сайларсыз?

Кыз (24 август — 23 сентябрь)

Кызларга хәзер сабырлык һава кебек кирәк. Югыйсә кызу канлылык бик үк күңелле булмаган нәтиҗәләргә китерүе ихтимал. 

Үлчәү (24 сентябрь — 23 октябрь)


Буш бәхәсләр кузгатмаска кирәк. Алар эшкә дә зыян китерергә мөмкин, кыйммәтле вакытыгызны да күп алачак. Сүзегезне эш белән исбатлагыз.

Чаян (24 октябрь — 22 ноябрь)

Сезгә бернәрсәне дә үзгәртергә кирәкми — үзгәрешләр өчен түләргә туры киләчәк бәя үзгәртүгә ихтыяҗга караганда күпкә югарырак булачак.

Укчы ( 23 ноябрь — 21 декабрь)

Күптән аралашмаган кешеләрегез белән араларыгызны якынайтыр көн килеп җитте. Бу алар өчен генә түгел, сезнең үзегез өчен дә файдага булачак.

Кәҗәмөгез (22 декабрь — 20 гыйнвар)

Кәҗәмөгезләр авыр сайлау алдында калырга мөмкин. Бу күбрәк гаилә тормышына кагылыр кебек. Дөрес юлны сез үзегез дә беләсез, кыюрак булыгыз.

Сукояр (21 гыйнвар — 18 февраль)

Атна бик күп сюрпризлар алып киләчәк. Бер дә шикләнмичә һәрберсеннән файдаланып калыгыз — язмыш һәркөн андый сюрпризлар бүләк итми.

Балык (19 февраль — 20 март)

Бу атна үзгәрешләргә бай булырга охшап тора. Үз көчегезгә ышаныч артыр, һәм сез катлаулы һәм җаваплы эшне җиңел башкарып чыгарсыз. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев