8 сентябрь 2025 яңалыклары
-
Махсус хәрби операция батырларының әтиләре «Герой әтисе» күргәзмәсенә багышланган тантанада чыгыш ясады
«Герой әтисе» күргәзмәсенең районыбызга килүе актанышлыларда аеруча истәлекле. Татарстанның 45 районыннан махсус хәрби операциягә улларын озаткан, аларны ватанпарварлеккә, Туган илебезне сөяргә, бернидән дә курыкмаска, батыр булырга өйрәткән әтиләр арасында үзебезнең Актаныш районының унбер әтисен күрү олы горурлык. Бу кичә тыныч күк йөзенең чын бәһасе турында искәрттте, гади гаиләләрдә чын батырлыкның тууын дәлилләде.
-
2025 елда Татарстанда 1 меңнән артык авылда яшәүче хатын-кыз бала туу белән бәйле түләү алган
Бу республика социаль ярдәм чарасы «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
-
Ел ярым акчасыз һәм җәяүгә каласың килмәсә, законнарны бозма!
12 август көнне РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.26 статьясының 1 өлеше буенча гражданин И. И. Нәбиевка карата административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы узды.
-
Актанышта «Игътибар, балалар!» акциясен Чаллы шәһәренең «Калейдоскоп» театры йомгаклады
25 августтан 7 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасында «Игътибар, балалар!» акциясе дәвам итте. Акцияне Актанышта «Калейдоскоп» театры йомгаклады. Театр артистлары 6 сентябрьдә «Яшьлек» яшьләр үзәгендә юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауга багышланган «Ачык куркынычлар лабиринтында» спектаклен күрсәттеләр. Тамашаны Актаныш мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары карады.
-
Мөмкинлекләре чикләнгән йөзүчеләребез Казаннан алтын һәм көмеш медальләр белән кайтты
6 сентябрьдә Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының Су спорт төрләре сараенда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең йөзү ярышы булды. Әлеге спорт чарасында Актаныш районы инвалидлар оешмасы да катнашты. 6 райондашыбыздан торган команда зур уңышлар белән кайтты.
-
Кайсы хуҗалык беренче? (сводка)
Актаныш районында күпчелек авыл хуҗалыгы предприятиеләре бөртеклеләрне суктырып бетерделәр инде, башка техник культураларны җыярга әзерләнәләр.
-
Профилактика йододефицита
Россия находится на третьем месте среди стран, территории которых дефицитны по йоду. Проблема йододефицита актуальна для всех регионов нашей страны, в том числе и для Республики Татарстан.