Махсус хәрби операция батырларының әтиләре «Герой әтисе» күргәзмәсенә багышланган тантанада чыгыш ясады
«Герой әтисе» күргәзмәсенең районыбызга килүе актанышлыларда аеруча истәлекле. Татарстанның 45 районыннан махсус хәрби операциягә улларын озаткан, аларны ватанпарварлеккә, Туган илебезне сөяргә, бернидән дә курыкмаска, батыр булырга өйрәткән әтиләр арасында үзебезнең Актаныш районының унбер әтисен күрү олы горурлык. Бу кичә тыныч күк йөзенең чын бәһасе турында искәрттте, гади гаиләләрдә чын батырлыкның тууын дәлилләде.
Бүген Актанышның Тантаналар залына "Герой әтисе" күргәзмәсенә фоторәсемнәре куелган әтиләр үзләре килде.
Рәшит Таҗетдинов улы Рушан, Фәләх Татыйпов улы Фәнис, Марсель Надриев улы Раил, Фирдәвис Гыйльфанов улы Фәрит, Камил Шәяхов улы Артемның кабат балачакларын искә алдылар, аларның батырлык юлын тагын бер тапкыр күз алдыннан үткәрде.
Әтиләр генә түгел, бәйрәмдә катнашкан район җитәкчеләре, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, «Юнармия», «Алдынгылар хәрәкәте» отряды укучылары өчен дә тәрбияви, батырлыкка өндәүче чара булды бу.
Кичәне алып баручы Рәфидә Наҗарова "Герой әтисе" күргәзмәсенә багышланган кичәдә патриотик шигырьләр сөйләде, батырлыкка дан җырлады, барыбызның да биредәге әтиләргә рәхмәт хисләрен белдерде. Батырлык өчен иң мөһим шарт- куркак булмау! Батырлык ул- иң элек, үз-үзеңне җиңү, һәр кылган эшең өчен җаваплылык тою. Сезнең алда башыбызны иябез, кадерле әтиләр!
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов "Герой әтисе" күргәзмәсен районыбызда тагы да киңрәк форматта дәвам итәргә кирәклеген әйтте. Махсус хәрби операциядә Ватаныбыз өчен кулларына корал алып илебез киләчәге өчен үз-үзләрен аямыйча көрәшүче якташларның әниләре, хатыннары, балалары, гаиләләренә багышланган күргәзмәләр оештырылачак.
Якташлырыбызның батырлыгын беркайчан онытмыйк! Алар гомерләрен безнең матур тормышыбыз өчен биргәннәр. Бүгенге чарада без батырларыбызны тагын бер тапкыр бар халык алдында искә алабыз. Киләчәктә «Герой анасы» яки «Герой гаиләсе» дигән күргәзмә ясаячакбыз.
Хөрмәтле әтиләр! Сезгә батыр уллар үстергәнегез өчен зур рәхмәт! Без аларга тигезләнәбез. Без аларны сагынабыз! җаннары җәннәттә булып, күкләрдән безне күреп сөенеп ятсыннар.
Район халкына мөрәҗәгатем- матур итеп, тыныч яшәгез! Ике телем ипиеңнең берсен егетләргә бирегез. Алар суыкта, юештә, пычракта, салкын окопларда көрәшәләр. Бер-берегезгә терәк булып шушы кыска тормышта , батыр егетләребезгә, гаиләләренә ярдәм итеп гомер итегез!
Бу чарада батырларча һәлак булган райондашыбыз Алмаз Дилфис улы Әсләмовның «Батырлык ордены» белән бүләкләнүен белдек. Дәүләт бүләген Ленар Зарипов аның әнисе Сәмәния Әсләмовага тапшырды.
Портреты "Герой әтисе" күргәзмәсендә урын алган Фирдәвис Гыйльфанов улы Фәрит турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Аның чыгышы беркемне дә битараф калдырмады.
- Улым Фәрит кечкенәдән көчле, үз сүзендә торучы, артыгы белән кешелекле бала булды. Үзенә булмаса булмады, кешегә булсын дип яшәде. Бу хакта аны җирләргә кайткан сугышчан дуслары да төрле вакыйгалар сөйләп расладылар.
Фәрит Гыйльфанов 2022 елның 29 сентябрендә беренче чакырылыш белән махсус хәрби операциягә китә. 2, 5 ел неонацизм тарафдарларын тар-мар итүдә катнаша. 2024 елның 5 декабрендә Донбассны азат итүче дәһшәтле сугышта батырларча һәлак була. Аның җәсәден бары 6, 5 айдан соң гына табып, туган ягына алып кайталар.
- Үзе отпускасына берәр айга соңарып кайтса да, бер көн алдан китте. Мин бармасам, башка кеше кайта алмый , дип әйтә иде. Хәйләне, үз ягын кайгыртуны белмәде.
Алгы сызыкка да беркайчан керми калмады. Ахыргы сулышына кадәр хәрби антына тугры булды. Иптәшен коткарганда һәлак булды. Фәритне җирләгәч, Актанышка ике сугышчан дусты кайтып, аның батырлыклары турында сөйләде. Иптәше яралангач, Фәрит аны алгы сызыктан тачкага салып 20 километр җәяүләп этеп алып чыга. «Мин сезнең улыгызның тырышлыгы аркасында исән» дип рәхмәт әйттеләр,- ди Фирдәвис абый тамагына тыгылган төерне йотып. – Сугышлар тизрәк тукталсын, солдатларыбыз исән-имин кайтсыннар.
Геройлар алдында баш ию тантанасына махсус хәрби операциядә катнашып аягын югалткан, «Батырлык» ордены иясе Әлфис Шәйхелмәрдәнов та катнашты. Аның илебез алдындагы батырлыгына залдагылар алкышлап рәхмәт әйтте.
Бәйрәмдә Чечня сугышы ветераннары Айнур Касыймов, Вазыйх Харисов, Актанышның беренче санлы мәктәбенең Юнармиячеләре
һәм сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның «Алдынгылар хәрәкәте» вәкилләре, район мәдәният сарае җырчылары чыгыш ясады, үзләренең җырлары белән патриотик рух тудырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев